Хат ташучы килә, хат ташучы!
Бала-чага ала сөенче.
Һәрбер йортта көтә яше, карты-
Рәхмәт сиңа, балам, диюче.
Зур сумкасы кулбаш күтәргесез,
Сиздерми ул авыр икәнен.
Үзе дә белмидер, килә калса,
Ничә чакрым юллар үткәнен.
Бер сумкада күпме хәбәр ята-
Бер сумкада илнең язмышы.
Бер сумкада мәхәббәт ярала,
Кавышалар хатлар язышып.
Чәй эчеп чык, балам, арыгансың…
Вакыты юк аның чәйләргә.
Хат ташучы… Бар гомере юлда-
Юлда көз, кыш, ямьле җәйләр дә.
Язмамны Наилә Әюпова иҗат иткән шушы шигъри юллардан юкка гына башламадым мин. Авылда үскән кыз буларак, балачакта капка төбендә үземнең дә почтальон апаны шатланып каршы алганымны бик яхшы хәтерлим. “Татарстан яшьләре”, “Пионерская правда” гәҗитәләреннән тыш, аеруча хатларны зарыгып көтә идем. Ул хәзерге заманда кәрәзле телефон, социаль челтәрләр аша көннәр буе сөйләшергә, язышырга була. Ә элеккегрәк елларда дусларың, туганнарың белән аралашыр өчен хат бердәнбер элемтә чарасы булып торды бит. Читать полностью →