Күңеле миһербанлык белән тулы

IMG-03b4b80ed91d003c40a58c5f920479cd-V

Рафаэль кызы Гөлназ Нураева

«Өлкәннәр мине үз кызларыдай күрә, алар да минем якын кешеләремә әйләнделәр инде”, — ди алты ел социаль хезмәткәр булып эшләүче милләттәшебез – Рафаэль кызы Гөлназ Нураева. Читать полностью

Үз гомеренә балаларда ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләгән мөгаллимә

3«Мөгаллимә хезмәтен балаларны чын күңелдән яратучы, алар белән уртак тел таба белүче, үзләрен бертигез күрүче кешеләр генә башкара ала”, — ди Похвистнево районының Гали авылы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән Зөлфим Нәзахетдин кызы Аслгәрәева. Читать полностью

Банкротка чыгу куркыныч түгел

iP9ipKonK8UTfQXSPdie8UpqEOI8b5Kopp71QRcWugY_7it-JZ45FACl7gS-ejzuwfEiKmfBD0F1gOEn_CadiZpnТумышы буенча Похвистнево районы, Иске Мәчәләй авылыннан булган Ригил КУРМАЕВны Самарада белмәгән кеше аздыр, мөгаен. Актив егет үзен “Яктылык” татар мәктәбенең башлангыч сыйныфларында укыганда ук күрсәтә башлый. Төрле конференцияләрдә чыгыш ясаган, олимпиадаларда катнашып, алдынгы урыннар яулаган. Мәктәп тормышына битараф булмаган үткен укучыны җирле милли иҗтимагый оешмалар күреп алып, үз сафларына җәлеп итәләр. Шулай итеп, Ригил “Туган тел” оешмасы вәкиле булып китә. “Бердәмлек” газетасының әбүнәчеләре аны газетабыз оештырган рәсем, инша бәйгеләрендә катнашучы буларак та хәтерлиләрдер әле. 2000 еллар башында Самарада бер генә милли чара да аның катнашыннан башка узмаган, дисәм дә ялгыш булмас — Сабан туйлары, Сөмбелә, Нәүрүз халык бәйрәмнәре, “Самара гүзәле” конкурсы, татар дискотекалары уздыру, Татарстан оештырган милли чараларда катнашу Ригил Курмаев тормышының зур өлешен биләп ала.

Еллар узган саен заманалар үзгәрә бара. Көнкүрешебезгә интернет килеп керү белән безнең героебез, дуслары белән бергә, социаль челтәрләр аша милләттәшләребезне берләштерү белән шөгыльләнә башлый. Бу юнәлеш тә бик уңышлы гына эшләп китә. Ул арада Ригил, Самара дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлап, олы тормышка аяк баса, гаилә корып җибәрә. Көндәлек мәшәкатьләр аны иҗтимагый оешмалар эшчәнлегеннән ерагаерга мәҗбүр итәләр. Әмма Ригил алардан бөтенләй аерылмый. Бала чактан җәмгыятькә, халкына файдалы булып яшәргә күнеккән егет бүген дә дөньяга карашын үзгәртмәгән. Сирәк кенә булса да милли иҗтимагый эшләрдә катнашырга вакыт таба һәм, белеме буенча юрист буларак, авыр хәлдә калган кешеләргә юридик ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнә.

Читать полностью

“Туган телеңдә бер генә сүз дә белмичә, мин – татар, дип күкрәк сугып йөрү дөрес түгел, дип саныйм”

IMG-20220530-WA0019Самарның “Яктылык” мәктәбенә быел 25 ел тулды. Әмма әлеге уку йортының тарихы чирек гасыр белән генә чикләнми, аның чишмә башы 1989 елга барып тоташа. 
Читать полностью

Илдар Ягъфәров: «Татар киносы кемгә кирәк?»

2-2Россия кинематографистлары берлегенең Татарстан бүлеге рәисе Илдар Ягъфәров белән кино өлкәсе проблемалары турында сөйләштек. Борчылырга урын бар. Кино заллары ярым буш, ә Россия фильмнары аз күрсәтелә. Федераль прокатка чыккан Татарстан картиналары гомумән бер-ике генә. Ни өчен «Исәнмесез?» прокатка чыга алмый? Яки Татарстанның башка режиссерлары эшләре нигә күренми? Баксаң, милли киноның проблемалары бу гына да түгел икән әле. Читать полностью

“Балачактан хыялланган һөнәремдә бик бәхетле мин”

БезымянныйТормышта табибларга зур игътибар бирелеп, ихтирам күрсәтелеп, кайчак шәфкать туташлары турында онытып та җибәрәләр кебек. Ә бит аларның хезмәте дә бик кирәкле һәм әһәмиятле булып тора. Алай гына да түгел, табиб диагноз куеп, дәвалау курсын билгеләгәннән соң, авыручы нәкъ шәфкать туташлары кулына тапшырыла.
Читать полностью

“Киләчәктә укучыларымны татар милли гореф-гадәтләренең дәвамчылары итеп тәрбиялисем килә”

IMG-5c753e523f8712172f5c4d0a146abdc6-V

Милана Мамбетова.

Яшьләр – безнең киләчәгебез, өлкән буынның өмете. Ватаныбызның куәте, аны үстерү, ныгыту – аларның кулында.

Аллаһыга шөкер, бүгенге күп егетләребез, кызларыбыз акыллы, максатлы, җаваплы, сәламәт яшәү рәвеше алып баралар, олыларны – олы, кечеләрне кече итә беләләр. Читать полностью

Балага бишек җыры кирәк

IMG-20221115-WA0016Соңгы елларда нәни балаларның теле соң ачылу күзәтелә. Җир йөзендә яшәгән һәр дүрт баланың берсе шундый проблема белән интегә. Һәм мондый сабыйларның саны арта бару ата-аналарны гына түгел, табиблар һәм белгечләрне дә нык борчый. Моның сәбәбе нәрсәдә соң? Баланың теле вакы¬тында ачылсын өчен нинди хаталардан сакланырга кирәк? 14 ноябрь «Логопедлар көне» уңаеннан тәҗрибәле логопед, дефектолог Әлфия Роберт кызы ӘХМӘТОВА белән очрашып, шул сорауларга җавап эзләп карарга булдык. Читать полностью

“Газиз халкыма хезмәт итеп яшәгәнем өчен Раббыбызга мең шөкер”

IMG_1460Иртән кем нинди уйлар белән уянадыр, ә менә Гыймран улы Әнвәр Горлановның ниятләре һәрвакыт игелекле. Мәрхәмәтлек кылу күптән инде аның яшәү рәвешенә әверелгән.

Әнвәр әфәнде тугыз ел элек татар милли хәрәкәтенә килеп кереп, җәмәгать эшләрендә актив катнаша башлады. Читать полностью

«Вакытны — бушка, гомерне заяга уздырмыйсы иде»

Sa7aZz38vV65uUamvcu5lYJoRltnaicW9JTcDqVZ1cYcaUNmb_cLk1bzjGWYhtZIpqgpNSbHB4uHik4k5hb3o_nv


Samtatnews.ru сайты редакциясеннән:

Иске Ярмәк авылында мәчет ачылуга 30 ел тулу уңаеннан Корбан мәҗлесе үткән. Бу чарада авылдашлары - табиб Риф Хәйдәрович Гыйбадуллинны Болгар бабаларыбызның рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүләренең 1100 еллыгына багышлап әзерләнгән күкрәк билгесе белән бүләкләгәннәр.


Сәламәтлек – кешенең иң зур байлыгы, дигән әйтем бар. Соңгы ике елда бөтен дөньяны дөр селкетеп торган коронавирус зәхмәте бу сүзләрнең дөреслегенә тагын бер кат инандырды. Әйе, кызганычка, бик күп якыннарыбызны, танышларыбызны югалтырга туры килде. Бу куркыныч чирнең күпме дәвам итүе, халык аның тагын ничә төрле штаммы белән көрәшәчәге әлегә билгеле түгел.

Читать полностью

Эта служба и опасна, и трудна…

Безымянный.pngш.pngшшш

10 ноября — День сотрудника органов внутренних дел Российской Федерации

Законы, в рамках которых действовали органы внутренних дел, всегда напрямую зависели от структуры государства и идеологии, которой оно придерживалось. Союз Советских Социалистических Республик, в бытность которого выросли многие поколения людей в нашей стране, был первым в мире государством, ориентированным на социальную справедливость, дружбу и равенство всех народов, проживающих на его территории. Эта страна, пройдя сквозь суровые испытания, стала мощной державой, способной обеспечивать мир во всем мире. Читать полностью

Милли бизәкләр модага кереп бара

Гузель ХайбулловаЧелтәрле бизәк сыман җыелган гарәп хәрефләре бәй­ләме латин графикасын кулланган халыклар өчен ниндидер яшерен сере булган тылсымлы рәсем дип кабул ителә.

Ислам динен кабул итү белән гарәп каллиграфиясе татар халык тормышына да үтеп керә. Гарәп язуы тарихы Мөхәммәд пәйгамбәргә Аллаһы Тәгалә тарафыннан иңдерелгән аятьләрне Коръән дип аталган җыентыкка язып бару зарурлыгыннан башлана. Гарәп телендә язылган беренче китапның мөселманнар өчен изге булуы гарәп хәрефләренә һәм язуына аеруча әһәмият бирә. Сүз башында, уртасында яки азагында булуына карап, һәрбер хәреф дүрт төрле формада языла ала. Шул рәвешле гарәп алфавитының бу үзенчәлеге каллиграфия (Хөснул язуы) дип аталган мөстәкыйль сәнгать тармагы китереп чыгара, ә бу сәнгать белән шөгыльләнүче кешеләрне каллиграфлар яки  хаттатлар дип атый башлыйлар. Читать полностью

Белем ишекләрен ачучы ачкычлар

яктылыкОктябрьнең 25ендә Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә ата-аналар җыелышы үткәрелде. Ахырда мәктәп директоры Радик Газизов аларны актлар залында җыйды. Анда берничә ел элек шушы мәктәпне тәмамлаган укучылар Гүзәлия Шәкүрова һәм Сабир Галимуллин, шулай ук “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Эльмира Варфоломеева көтәләр иде.
Читать полностью