Бүген (10 майда) мөселманнар өчен изге булган Бәраәт кичәсе
Әңгәмәбез «Нур» мәдрәсәсенең мөгаллиме Наил хәзрәт МОСТАФИН белән.
- Шәгъбан ае бара. Бу ай мөселманнарга нәрсәсе белән газиз?
- Ислам дине тарихында гаҗәеп зур вакыйга теркәлгән. Ул — «Тәһвилүл кыйбла» нәкъ менә Шәгъбан аенда булган.
- «Тәһвилүл кыйбла» ни дигәнне аңлата?
- Ул Кыйбланың үзгәртелүе дигән сүз. Элек мөселманнар намазны Кодүс (Иерусалим) шәһәрендәге Әл-Әкъса мәсҗиденә карап укыганнар. Читать полностью