Әлифба дәреслеген, бигрәк тә аның зәңгәрсу тышлыгындагы укучы кыз белән бергә аңа иркәләнеп, мәктәпкә таба атлаучы эт сурәтен кайсыбыз хәтерләми икән. Белгечләр әйтүенчә, озак вакыт төрле алымнар кулланып эшләп караганнан соң, нәкъ менә берничә буынны белемле иткән зәңгәр тышлы Әлифба иң уңайлысы дип табылган.
Бүген сүзебез – әнә шул Әлифба китабының авторлары Сәләй ага Вәгыйзов белән Рәмзия апа Вәлитова турында. Сәбәбе дә бар: шушы арада Сәләй Гатат улы Вәгыйзовның тууына 110 ел булды. Шул уңайдан Арча педагогия көллиятендәге Әлифба музеенда ун көн рәттән “Буыннар галимне хөрмәтли” дип исемләнгән чаралар узды. Читать полностью