Кыргызстан Президенты Алмазбек Атамбаевның кызы – 19 яшьлек Алия Шаһиева кияүгә чыккан. Бу хакта ул социаль челтәрләр аша хәбәр иткән.
19 яшьлек Алия сәнгать училищесында белем ала. Ул – Президентның икенче никахтан туган кызы. Хәбәрдар булсагыз, беренче хатыны – Буажар Тенизбаевадан соң, Алмазбек Атамбаев 1988 елдан бирле татар милләтеннән булган Раиса Атамбаева белән гомер кичерә.