«Мәктәп программасында Габдулла Тукай, Муса Җәлилне өйрәнү генә җитми. Бүгенге көн язучыларының әсәрләрен дә укырга кирәк», — ди Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.
Мәктәпләрдә татар әдәбияты дәресләрендә хәзерге заман шагыйрьләренең әсәрләрен дә укытырга кирәк, дип саный Татарстанның халык язучысы, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла. Читать полностью