Не секрет, что Алсу беременна третьим ребенком. Певица ведет активный образ жизни, занимается домой и детьми, снимается в клипах, работает.
«Көндәшемне бик каты акырып күтәреп алганмын һәм һушымны җуеп, өстенә ауганмын»
35 еллар үткәндер. Самарның «Металлурглар» заводында бергә эшләгән дустымның Ырынбур өлкәсендә урнашкан туган авылына Сабантуйга бардым. Ул чакта көрәш борынгыдан калган йола белән алып барыла иде. Исемлек буенча түгел, ә кем тели, шул чыга. Җиңелгәне китә. 3-4 кешене ексаң, ял итәргә туктап торырга була. Сабан туенда бер көрәшеп караган кеше көрәшне тыныч кына күзәтә алмый, дулкынлана, ниндидер бер көч аны мәйданга чакыра бит инде. Җиңү, җиңелү турында уйламый ул. Мине дә йөрәгемне тырнаган шул халәт мәйданга чыгарды. Үземне зур батыр дип әйтә алмыйм, шулай да көрәшкәнем бар иде.
Каз бәбкәләре, чебешләр алырга барган чакта
Яшәү белән үлем арасында чебешле булып, сугышта батырлыклар күрсәткәндәй Гали авылына кайтып җиткәннәр кызлар…
Бу язмамның геройлары — үзем белән бер урамда торучы, бергә яшәгән дусларым Мәдинә, Әлфия, Әкълимә һәм сеңелем Сәгыйдә. Яз аеның иң матур бер көнендә, барлык өй мәшәкатьләрен калдырып, төнге поездга утырып, каз бәбкәләре, чебешләр алырга дип, Уфа шәһәренә килеп төшәләр. Базарга ике генә тукталыш булганга, трамвай да көтмичә, йөгерә-йөгерә баралар. Базар капкасыннан керүләре була, өметләре өзелә: берничә машинада чебешләр сатылып беткән, фәкать бер машина алдында гына кара болыт кебек халык чиратка баскан. Читать полностью
Карлыгачлар кайтканда
Авылыма кайттым әле
Көймә тау
Хөрмәтле укучыларыбыз! Менә сезнең карамакка тагын бер шигырь тәкъдим итәбез. Һәр сүзеннән моң саркып торган бу шигырьне челтер чишмәле, ямьле Бозбаш авылында туып үскән, бүгенге көндә гаиләсе белән Камышлы авылында яшәүче Фәрит Дәүләтшин язган. Моңлы көйгә салып, җыр итеп җырларлык шигырь. Рәхмәт сезгә Фәрит абый! Сездән тагы шигырьләр көтеп калабыз. Читать полностью
Авылдашларыма хат
Миңа «Студент әти» дигән кушамат ябышып калды (булган хәл)
Күптән инде уемда атаклы умартачы булырга хыялланам. Кая барырга, кем белән кинәшләшергә икән соң? Таныш умартачы Гомәр бабайга бу турында сөйләгән идем дә, ул киңәшен кыска тотты: «ал бер-ике баш умарта, калганын үзең өйрәнерсең», — диде. Чынлап та шулай итсәм ничек булыр икән?
Шулай икеләнеп йөргәндә кулыма газетада басылган игълан эләкте. Анда «читтән торып умартачылыкка укытабыз. Моның өчен кирәкле кәгазьләр җыеп, үзегез турында белешмә җибәрегез», — диелгән иде. Читать полностью
Самарда Сабан туе
Мулла авылында яшәүче Роза ЯХИНА: “Әнием үткән юллар»
Мең тугыз йөз кырык бердә
Бабам киткән сугышка,
Әби калган елап, мескен,
Ала алмый сулыш та.
Бабам каты яраланып,
Үлгән сугыш кырында.
Белми калган шул, бичара,
Кызы туганлыгын да. Читать полностью
Наилә ХӨСӘЕНОВА: «Шомырт чәчәк аткан су буенда»
Шомырт чәчәк аткан су буенда,
Хәтерләтеп яшьлек хисләрен.
Хуш исләрен тирә-якка сибә,
Искә төшереп җәйнең кичләрен. Читать полностью
Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз Әбдрәкыйпов: «Кызыбыз әнисенә охшаган»
Вәсиләнең арабыздан китүенә өч айдан артык вакыт үтте. Тик бу югалтуга һаман да ышанып булмый. Әле дә булса радиода аның җырлары яңгырый, телевизордан клипларын күрсәтәләр… Уфада концерты да булды. Тик үзе ул сәхнәдә урнашкан экран аша гына тамашачысына елмайды…