«Төп идея — билгеле татар шәхесләрен тере килеш күрсәтү иде», — ди идея авторы.
YouTube видеохостингында «Рәхмәт сиңа!» дип аталган яңа клип пәйда булды. Анда Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Муса Җәлилнең фотолары «җанландырыла», ягъни сурәтләнгән кешеләр күзләрен ачалар-йомалар, елмаялар. Клипны дизайнер, татар телен өйрәтүне максат итеп куйган күпсанлы проектлар авторы Илдар Әюпов ясаган.