Губернатор каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр Советы әгъзасы Ильяс Гомәр улы Шәкүров шәхси сораулар буенча гражданнар белән очрашу үткәрә
Узган елның апрелендә регион башлыгы Дмитрий Азаровның карары (19.04.2018 ел, №56) нигезендә башкарма хакимият органнары белән өлкәбезнең милли оешмаларына үзара хезмәттәшлекне тәэмин итү нияте белән өлкә Губернаторы Администрациясе каршында милләтара мөнәсәбәтләр буенча Совет оештырылган иде. Советка өлкәбездә милли сәясәтне тормышка ашыру тәҗрибәсе турында фикер алышу, аның өстенлекле юнәлешләрен булдыру, лаеклы кешеләрне Самар өлкәсе Губернаторының “Халыклар дуслыгын ныгытуга өлеш керткән өчен” мактау билгесе белән бүләкләү турындагы үтенечнамәләрне әзерләүдә катнашу, хакимият һәм җирле үзидарә органнарының милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча милли иҗтимагый берләшмәләр, фәнни һәм башка оешмалар белән хезмәттәшлеген тәэмин итү кебек бурычлар йөкләнә.
Читать полностью