13 апрельдә Самараның «Чайка» мәдәният сараенда «Ялкынлы яшьлек» ансамбленең чираттагы концерты көтелә
Билгеле булганча, 2023 ел ахырында вакытсыз вафат булган Альбина Мәхмүтовадан соң ансамбльнең яңа җитәкчесе итеп хореограф Рәшит Гыйззәтуллин сайланган иде. Вакыт, агымсу кебек, бер дә туктап тормый, ага да ага гына. Менә инде Рәшит Әнвәровичның да “Ялкынлы яшьлек” ансамбле җитәкчесе булып эшли башлавына бер ел тулып узган. Димәк, беренче нәтиҗәләрне дә ясый башларга була. Шул ният белән без “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең яңа программасы әзерләнгән Халыклар дуслыгы йортының бию залында очраштык. Читать полностью