Казанда узган V Татар хатын-кызлары форумында гореф-гадәтләребез һәм татар гаиләсе аша туган телебезне саклау темалары күтәрелде
Җыенда Татарстан дәүләт советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгы мөдире Зилә Вәлиева катнаштылар. Россиянең бөтен төбәкләреннән, чит илләрдән килгән 400ләп делегат арасында Самараның “Ак калфак” оешмасы рәисе Разия ханым Әюпова, директоры Гөлфия Кәримова, мәдәният бүлеге җитәкчесе Айсылу Әбдиева, “Алтын инә” милли кием тегү ательесы хуҗасы Гөлнара Насыйрова, оешма әгъзасы Алия Канюкаева, Гали авылының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Илһамия Кәримова, аның урынбасары Кәүсәр Шәйхетдинова, оешма әгъзасы Гөлшат Низамова һәм “Бердәмлек” газетасы хәбәрчесе Эльмира Шәвәлиева да бар иде. Читать полностью