Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә Яңа ел алды көннәрендә кунаклар күп булды. Мәктәптә укучылар өчен чыршы бәйрәмнәре үткәннән соң да Кыш бабай тынычланмады, шәһәрнең башка мәктәпләрендә укучы татар балаларын да шунда җыйды.
Матур итеп бизәлгән мәктәп серле дөньяны хәтерләтә. Фойеда ук кунакларны яшел чыршы каршы ала, янәшәдә балаларның иҗат җимешләре – Яңа елга багышланган рәсемнәр, күргәзмәләр урнаштырылган. “Боз”дан ясаган өй янында Кыш бабайның чанасы басып тора. Читать полностью