27 май – Китапханәчеләр көне
Тәүге тапкыр китапханәгә килеп кергәнен һәркем хәтерлидер, мөгаен. Нәни балага алфавит буенча тезеп куелган китаплар, газета-журналлар белән тулы киштәләр гаҗәеп дөнья булып тоела. Ә өстәл артында утыручы китапханәче чын тылсымчы диярсең: кайда нинди китап сакланганын да, нинди әсәрне кайсы язучы язганын да хәтерли. Әйтерсең ул исәп-хисапсыз мәгълүмат агымын көйләп торучы. Ялгыш ертылган китап битен күреп: “Ай-һай, күңелсез хәл килеп чыккан икән. Әйдә әле, бергәләшеп ябыштырыйк”, — дип, китапка “беренче ярдәм” күрсәтергә, аны яратырга өйрәтүче дә шул. Читать полностью