Иске Мәчәләй авылыннан Ватан сугышына 370 ир-егет китә. Шуларның 167се яу кырларында ятып кала. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 120 авылдашыбыз орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгәннәр.
Мәсҗидләребездә әрвахларга Коръән укыганда, сугыш кырларында ятып калганнарны догаларыбыздан калдырмыйбыз. Шуларның берсе - Азиз углы Гали Яхин. 1941 елда ул өч малаен фронтка озаткан. Өчесе дә кире кайтмаган.
Беренче углы Фәйзрахман Ленинград сугышында бик каты яралана һәм госпитальгә эләгә. 1942 елда, февральнең 24ндә, үлә. Аны «Осиновая роща» зиратында җирлиләр. Читать полностью