30 августта «Татар кызы — 2021» халыкара бәйгесе ярымфиналының нәтиҗәләрен игълан итәчәкләр. Ә финалы бу елның сентябрендә Үзбәкстанда узарга тиеш.
Әлеге бәйге нигезе 2011 елда Чиләбе шәһәрендә салына. Аның авторы һәм илһамчысы – Чиләбе өлкәсе татар конгрессы рәисе Лена Рәфыйк кызы Колесникова. Беренче елда анда Чиләбе өлкәсе кызлары гына катнашкан булган. Ә 2012 елда бәйгенең ярымфиналы Казанда уза, проект Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан да хуплана һәм халыкара статуска ия була. Менә инде ун ел буе сайлап алу туры төрле шәһәрләрдә узып, ярымфинал Казанда үткәрелә. Ә менә финал инде алдагы ел бәйгесендә җиңүче кызның туган шәһәрендә оештырыла. Шулай итеп, быел аны Татарстан мәдәният министрлыгы ярдәме белән Бөтендөнья татар конгрессы оештыра. Читать полностью