Хәзер хакимияттә урман фондына караган җир кишәрлеген формалаштыру буенча эш алып баралар.
Лаеш районы хакимиятендә «Зөләйха күзләрен ача» сериалы төшерелгән Сәмрух авылын финанслау һәм карап тоту мәсьәләсен хәл итәргә ниятлиләр. Хәзерге вакытта бу мәйданчык туристик объектлар реестрына кертелмәсә дә, районга килүчеләрдә кызыксыну уята. Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Читать полностью