“Бердәмлек” өлкә татар газетасы һәм “Ялкынлы яшьлек” халык ансамбле — телебезне, динебезне, җыр-моңнарыбызны, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, милләтебезне саклаучылар һәм яклаучылар дисәм, бер дә арттыру булмас.
Быел яраткан милли басмабыз һәм күңел түрләребезгә күптән кереп урнашкан ансамблебез зур юбилейлары каршында торалар. Беренчесенә – 30, икенчесенә 50 яшь тула. Юбилей чаралары инде башланып та киткән. Милләтпәрвәрләр татарлар күмәкләшеп яшәгән төбәкләрдә, газета укучылары белән очрашулар уздырып, бик эчтәлекле, матур концертлар куеп, татар халкына чын мәгънәсендә бәйрәм ясап йөриләр. Читать полностью