Киләчәктә китап татар телендә дә басылсын иде һәм урысча вариантындагы хаталар кабатланмасын иде.
Бу китапны без күптәннән көткән идек. Самарның китап нәшрияты 200 битле “Самар төбәгенең мәсҗидләре” исемле төсле, ялтыравыклы кәгазьдә басылган бик күркәм җыентык бастырды. Өлкәбезнең төрле шәһәрләрендә һәм авылларында калкып чыккан Аллаһы Тәгаләнең йортлары Иделнең уртасында галәм киңлегенә мөселман нуры сирпеп, азан моңнарын яңгыратып, Пәйгамбәребез Мүхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм васыятен үтәп, Раббыбызга тугрылыгын исбатлап, адәм балаларына туры юл күрсәтүдә гаҗәеп олуг хезмәт башкаралар.