Елховка районының Мулла авылы Яңа мәчете мәхәлләсе 25 еллык юбилеен зурлап уздырды
Мәчет мөтәвәллияте шушы истәлекле көн уңаеннан Самарада, тирә-як авылларда яшәүче абруйлы кешеләрне, әлеге мәчет төзелешенә өлеш керткән авылдашларны җыйды. Мулла авылы халкын истәлекле вакыйга белән Үзәк Диния нәзарәтенә кергән Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Самара Губерна Думасы депутаты Шамил Хисаметдинов, күрше Тупли авылы мәчетләре имамнары Наил хәзрәт Гыйматдинов, Шакирт хәзрәт Хәйруллин, Надеждино авылы имамы Мәсгуть хәзрәт Кыямов, Самараның “Нур” мәдрәсәсе ректоры Наил хәзрәт Сөләйманов котладылар. Читать полностью →