Пройдет встреча с болельщиками Эдуарда Латыпова

Fl5XOAVGpMIУважаемые любители биатлона и болельщики победителя этапа Кубка Мира,  призера Чемпионата Мира по биатлону Латыпова Эдуарда!
Читать полностью

Память в сердце храня

w0oNvkHgynUВ сельском поселении Денискино прошли мероприятия, посвященные 76-ой годовщине Победы в Великой Отечественной войне.  
Читать полностью

Юбилей поселка, которого нет

If9-wQRKcrEВ этом году посёлку  Алтын Тау (Золотая Гора) — 100 лет.

Напоминаем, 10 апреля в селе Татарский Байтуган,  в Доме-музее Вагизова С. Г.,  прошла презентация книги Шамиля Галимова «Татарские села Самарского края». В музее собрались бывшие жители исчезнувшего поселка Алтын Тау (Золотая Гора). Читать полностью

Мансуркинцы отметили День Победы велопробегом

1qJqYySUCCYВ селе Новое Мансуркино прошел велопробег, посвященный 76-ой годовщине Победы. Читать полностью

В День Победы в Мулловке прошел торжественный митинг

s5gkcIQPuR49 мая в селе Мулловка прошёл митинг, посвящённый участникам Великой Отечественной войны. Затем состоялся концерт. Читать полностью

В Камышлинском районе поздравили ветеранов

pXlzt7pAYMIГлава Камышлинского района поздравил участников Великой Отечественной войны с Днём Победы. Читать полностью

Игелекле эшебез дәвамлы булсын…

?????Кеше дөньяга яшәр, дөнья көтәр, кешелек дөньясын дәвам итәр өчен килә… Тормышның ачысы - әҗәл дигән әфәтләре дә бар бит әле. Бер Аллаһы Тәгалә генә кемгә күпме гомер бирелгәнен белә. Шуңа күрә дә борынгылар болай дигән: «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел». Бик дөрес сүзләр, минемчә…

Зиратыбызда безнең якын кешеләребез җирләнгән. Шуны күздә тотып, һәр яз саен мәңгелек йортны чистарту өчен өмәләр җыябыз. 2 майда да Яңа Ярмәк авылы зиратына халык җыелды. Читать полностью

Тупли авылы зиратын чистартып тәртипкә китерү буенча өмә уздырыла

image-3Хөрмәтле авылдаш ир-атлар, шәһәрләрдә яшәүче ул-егетләр, ир-туганнарСезне 15 майда Елховка районының Тупли авылы зиратында үтәчәк өмәдә катнашырга чакырабыз. Газиз ата-аналары, әби-бабалары, якыннары биредә җирләнгән һәркайсыбыз чарада катнашыйк, әрвахларыбыз каршындагы изге бурычыбызны үтик. Өмә иртәнге сәгать 8:00дә башлана.
Читать полностью

Гыйльметдин һәм Пәрваз Фәттаховларга багышлана

Pvqopmw6VSk…Сугыш дәвам итә. Һәр көн авыл Советы янында фронтка озатулар, елап аерылышулар. Әй, Ярмәк, син әкиятләрдә сөйләнә, җыр­ларда җырлана торган матур авылларның берсе. Синнән кемнең аерыласы килсен дә, сине кемнәр сагынмасын! Әнә, өч яктан урап аккан Сок суы, аның аръягында тирә-юньгә ямь, юкә чәчәгенең хуш исләрен бөркеп торган Юкәле тау. Икенче ягында — Сосна таулары, аларның өстеннән башланып киткән зур урманнар, ә тау асларында — ямь-яшел болыннар. Барсын да күз алдыңа китереп, күзләреңне бер ноктага төбәп, очы-кырыена чыга алмаслык уйларга батасың. Юкәле тау турында Халикъ Сад­ри сагынып китаплар язды, Зыя Ярмәки шигырьләр чыгарды. Читать полностью

Бер очрашу

IMG-a67b5390100b5400c5087cd8c5552515-V76 ел вакыт үтсә дә, Бөек Ватан сугышы михнәтләре онытылмый, ветераннар күңе­лендә тирән яра булып әле дә әрни. Җиңү бәйрәмен билгеләп үткән көннәрдә бу вакыйгалар кабат искә төшә. Бу көннәрдә без сугыш кырларында ятып калган туганнарыбызны, як­таш­ларыбызны олы их­ти­рам белән искә алып, батыр­лык­лары алдында баш иябез. Әмма газета укучыларыбыз игъ­тибарына бүген тәкъдим ите­ләчәк хикәябез моңсу түгел, хәтта күңелле дә.
Читать полностью

Татар утравында үскән “Ак каен”

5feea24a-b0e1-49ff-b7f7-caf6d0390737Билгеле булганча, Камышлы районы каенлыклары белән танылган төбәк. Шундый яшел шәл ябынган ак кәүсәле мәһабәт каен агачларының берсе кайчандыр Иске Ярмәк авылы янында калкып торган Юкәле тау итәгендә дә үскән. Аның янында ха­лык бәйрәмнәр уздырган, яшьләр аңа мәхәббәт серләрен сөй­ләгән, шагыйрьләр шигырьләрен багышлаганнар. Шушы авылда туып-үскән олуг шагыйребез Зыя Ярмәки дә аңа мәдхия җыр­лаган, хезмәткә китүче егетләр каенның ак тәнендә исемнәрен язып калдырганнар, кайтырбыз, дип өметләндергәннәр. Тик күбесе кайтмаган шул. Каен аларны сагыныпмы, әллә инде картаепмы, саргайган, шиңгән һәм тәмам кипкән…
Читать полностью

Надеждино авылының өметле мәчете

20210416_125905Надеждино авылының тарихы күптән килә. Әби-патша Екатерина Идел буендагы буш җирләрне герман халкына биргәч, Александрталь дип аталган немец авылы барлыкка килгән. Безнең районда гына да шундый авыллар күп булган — Мариинталь, Визинталь, Анфанг, Шентала һәм башкалар. Герман кешеләренә җир эшкәртү, мал үрчетү өчен эшчеләр кирәккәч, якын-тирәдәге халык аларга эшкә килә һәм шунда кала да. Араларында рус, чуваш, мордва һәм татарлар да булганлыктан, авыл күпмилләтле булып китә. Надеждино исеме белән ул сугыштан соң, немецлар туган якларына китеп беткәч кенә, атала башлый.  Хәтта озак еллар ике исем белән йөри. Читать полностью

Талантлы якташыбыз Роза Мостафиева Иске Ярмәк авылында ифтар мәҗлесе үткәрде

PdHSDPj4gL4Иске Ярмәк авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Казан шәһәрендә яшәп иҗат итүче автор-башкаручы Роза ханым Мостафиева узган ел коронавирус белән чирләгән. “Бик озакка — ярты елга сузылган авырудан терелсәм, туган авылыма кайтып авыз ачтырам”, - дигән уй килә аңа һәм 4 майда авыл мәчетендә ифтар мәҗлесе үткәрә.  Читать полностью