Очрашу бәхете

СТ АРО УСМАНОВО батырЗур дулкынлану белән Камышлы районы Иске Усман авылында яшәүче туганнарыбызны күрергә дип Сабан туена барабыз. Күңел бит һаман  кайдадыр ашкына, очрашу көтә.

Самара — Уфа юлыннан авыл ягына борылгач ук мәчет манарасын күреп алдык. Тагын бер борылыш, һәм менә алдыбызда Сабан туе мәйданы пәйда булды. Алан яшеллеккә күмелеп утыра, сәхнә, көрәш келәме тирәсендә төз наратлар, читтәрәк чабыш атлары утлап йөри… Читать полностью

Һәр гаиләнең төп максаты — уңай тормыш кору, игелекле балалар үстерү

1Камышлы районының Иске Ярмәк авылында үрнәкле гаиләләр күп. Шуларның берсе — Дәмил һәм Хәлимә Хәсәншиннар гаиләсе. Дәмил — югары белемле авыл хуҗалыгы белгече. Ул колхозда баш зоотехник булып эшләгәндә малчылык өлкәсендә мөһим мәсьәләләр хәл ителде, ә колхоз рәисе булып эшләгәндә – зур-зур проектлар тормышка ашырылды: авылга су һәм газ кертелде, спорт комплексы, кафе, тегермән, техника ремонтлау өчен, җылы гаражлар, азык-төлек комбинаты, ике катлы идарә бинасы төзелде, асфальт юл салынды Мәдәният йорты, ике катлы балалар бакчасы, мәчет төзелде һәм башка күп нәрсәләр эшләнде. Читать полностью

Барысына да теләк кенә кирәк

Денискино школаСоңгы елларда авыл мәктәпләре дә шәһәр мәктәпләре белән беррәттән төрле үзгәрешләр кичерә. Үзем, балаларым, бигрәк тә Чечнядагы бәрелешләрдә батырларча һәлак булган улыбыз Мансур белем алган туган Денис авылым мәктәбенә инде күптәннән килә алганым юк иде. Ул бүген ничек яши, проблемалары бармы, дигән сораулар мине шушы мәктәпкә алып килде дә инде. Биредә мин мәктәп директоры Рәфыйк Әбрар улы МИНҺАҖЕВ (рәсемдә) белән очрашып, сөйләшеп алдым.
Читать полностью

Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел

Туган җирләрне күреп, кар­дәшләрнең каберләрен ка­рап килербез, дигән уйлар белән 9 майда туган якларга кайтып килергә булдык. Елховка районында урнашкан авылыбызга якынлашкан саен ачы, дәһшәтле сугыш елларына туры килгән үсмер вакытлар искә төшеп, хатирәләргә бирелдем…

Безнең   15 йортлы Бахчи-сарай һәм күрше 45 йорты булган Идәй авылларыннан утыздан артык ир-егетләребез сугышка киткәч, калган яшүс­мерләр, хатын-кызлар һәм картлар тормыш авырлыгын үз җилкәләренә алдылар. 12-15 яшьлек малайлар сабан белән җир сөрдек, лабогрейкаларда уракта эшләдек, яшь кызлар һәм хатыннар бәйләгән көлтәләрне кибәнгә күтәрә идек. Кыш җиткәч, аларны суктырып, саламын сыерларга, сарыкларга ташыдык. Читать полностью

ОТДЫХ В СТИЛЕ ЧАК-ЧАК. Центр агротуризма «Сельский уют» в Алькино

DSC1223Неделю назад Дмитрий Азаров горячо поддержал идею о создании в Самаре «этно-деревни» — духовно-просветительского центра, который “поможет укреплению единства российской нации и этнокультурному развитию народов”. Что построят наши чиновники, мы, вероятно, узнаем в ближайшем будущем. А сегодня самарский интернет-журнал «Другой город» рассказывает о  центре агротуризма “Сельский уют”. Читать полностью

Әбдекинең киләчәге яшьләр кулында

Татар егетлэре

Ринат ӘБҮСӘЕТОВ крестьян хуҗалыгының алдынгы яшь механизаторлары Фидаил РӘҖӘПОВ һәм Илфат ЛОКМАНОВ.

Юл читендәге каен агачлары беренче матур яшеллеккә күмелеп утырган көндә, Камышлы якларыннан кайтып килгәндә, кояш баеп, эңгер-меңгер төшеп килүгә карамас­тан, басуда чәчү агрегаты эшләп торганын күреп, аның янында тукталырга булдым. Биредә мәш килеп, арпа чәчеп ятучы ике яшь егет үзләрен Фидаил Рәҗәпов һәм Илфат Локманов дип таныштырдылар, алар Татар Әбдекиеннән икән.

Читать полностью

Тагын бер күңелле кичә

Алькино-300x170Гали авылы Агротуризм үзә­гендә Похвистнево рай­о­нының 85 еллыгына багышланган тантаналы кичә уздырылды. Көн яңгырлы булуга карамастан, бирегә район үзәгеннән, авыллардан, Самарадан бик күп кунаклар җыелган иде. Читать полностью

Яши әле, яши Әбдекием!

абдекиТиздән бездә бик зур бәйрәм — 14 июньдә өлкә авыллары САБАН ТУЕ булачак!

Безнең Татар Әбдекие бик тә матур җирдә, Самара өлкәсе белән Татарстан Рес­публикасының нәкъ чигендә урнашкан. Без үзебезнең ут күршеләребез Татарстанның Чир­мешән һәм Лениногорск районнары халкы белән гел тыгыз элемтәдә, дуслар булып яшибез. Күршеләрең үзеңнән яхшырак булырга тиеш дигән халык әйтеме нәкъ алар турында инде. Май аенда башта безнең Татар Әбдекие Мәдәният йортында Лениногорск шәһәреннән җырчылар Миләүшә һәм Рөстәм Идиятовлар, ә берничә көн үткәч, “Чирмешән энҗеләре” дип аталган төркем бик матур чыгыш ясады.

Читать полностью

Тупли авылында Үзәк (Таш) мәчетенең 110 еллыгына багышланган тантана узды (ФОТОРЕПОРТАЖ ҺӘМ ВИДЕОЯЗМА))

1-тупли 110 049

17 майда Тупли авылында Үзәк (Таш) мәчетенең (Кооперативный урамы, 31) 110 еллыгына багышланган тантана узды. Мөхтәрәм кунаклар арасында Елховка муниципаль район башлыгы Вячеслав Николаевич Дементьев, өлкә региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талиб хәзрәт Яруллин да бар иде.

Чара дәвамында бик күп тәбрикләү сүзләре яңгырады, мәчетләр төзүнең әһәмияте, савабы турында сөйләнде, Корьән сүрәләре укылды, мөнәҗәтләр әйтелде һәм гыйбадәт йортын төзүдә башлап йөрүчеләргә, аны бина кылучыларга багышлап догалар укылды.

Читать полностью

Камышлының яңа мәктәбенә яңача караш кирәк…

Айсылу  КАЮМОВА.

Айсылу КАЮМОВА.

getImage-12-300x225Камышлының үзәк урамыннан Дәүләтколга таба узганда сул якта күпкатлы, ак һәм ачык зәңгәр төсләргә буялган мәһабәт яңа бинага күзең төшә. Бу район үзәгендә менә уннарча ел инде төзелүче бина әле һаман да төзелеп бетә алмаган булачак гомуми белем бирү комплексы. Әйтүләренчә, мондый мәктәп бинасы авыл районнарында, булса да, бик сирәктер, мөгаен. Комплексның беренче чиратын әле үткән елның сентябрендә үк ачу каралган булган, диләр. Биналарга парталар, өстәлләр, башка мебель, кирәкле җиһазлар кайтарылса да, тик кайсыбер эчке бизәлеш эшләренең сыйфатсыз башкарылуы аркасында бинаны файдалануга тапшыра алмаганнар.
Ә хәзер төзү эшләре нинди хәлдә икән? Мәктәп иске бинада булса да, укытулар ничек бара икән? Шуларны белү өчен уку йортының җитәкчесе белән очрашып сөйләшергә булдым. Читать полностью

Таллыда мәктәп сакланып калды

ТаллыӘтиемнең Мәннән исемле агасы күрше рус авылында булып кайткач: “Урысларның кечкенә генә балалары да үзләренчә бик яхшы сөйлиләр. Шунысы гаҗәп, мин, олы булсам да, русча начар сөйлим, алар кайдан өйрәнделәр икән?” — дип аптыраган, ди. “Әй, агай, әниең Мария, әтиең Иван булып, синең белән гел русча гына сөйләшсәләр, син бу телне алардан да яхшырак белер идең!” — дигән аңа әти. Читать полностью

Гали авылының башкорт урамы

DCF 1.0Без данлыклы Гали авылының Башкорт урамында (аны рәсми рәвештә Заречная дип атап йөртәләр) яшибез. Аны башка урамнардан кечкенә генә елга аерып тора. Тау итәгенә җәелеп утырган бу урамда бүгенге көндә 33 йорт бар. Биредә яшәүчеләр барсы да бик уңганнар: бакча чәчәләр, мал-туар үрчетәләр, теплицаларында помидор, кыяр үстерәләр. Шуңа тормышлары да җитеш. Һәр йортта диярлек 2 – 3 машина бар. Читать полностью

Моң кичәсе

Похвистнево  районының гербы

Похвистнево районының гербы

Похвистнево районы оештырылуга 85 ел тулу уңаеннан Гали авылы Мәдәният йортында тамашачыга балалар көче белән әзерләнгән бик матур концерт күрсәтелде. Аны “Улыбка” балалар бакчасына йөрүче 4-5 яшьлек сабыйлар башлап җибәрде. Алар башкарган “Ладошки” җырын тамашачы  көчле алкышларга күмде. Шулай ук мәктәпкә хәзерлек төркеме дә үзләренең чыгышлары белән сокландырды.  Балалар укыган шигырьләр,  җырлаган җырлар һәркайсыбызның кү­ңелен йомшартты. Читать полностью