“Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәре Ленар Гобәйдуллин Камышлы районының Байтуган авылында Сәләй Вәгыйзов музее ачылуы хакында:
«Гадәттә районыбызда туып-үскән талантларның күбесе зур шәһәрләргә китеп танылса, заманында гади генә эшчеләр бистәсе булган Арчада төпләнеп, шунда яшәп, чит җирләрдә таралып яшәргә мәҗбүр булган милләттәшләребезгә хезмәт итүче шәхесләребез дә бар. Гомерләрен татар теле белеме, аны укыту методикасы үсешенә багышлаган, гыйлемнең тәүге ачкычы булган “Әлифба”ны иҗат иткән мөхтәрәм шәхесләр, Арча педучилищесы мөгаллимнәре Сәләй Вәгыйзов һәм Рәмзия Вәлитовалар шундыйлардан. Читать полностью