Футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында “Самара-Арена” стадионында эшләү өчен стюардлар (каршы алып озатучылар) җыю турында ел башында ук Самараның барлык мәгълүмат чараларында белдерүләр бастырылган иде. Моның өчен кандидатның Россия гражданины һәм балигъ булуы гына таләп ителә.
Мин, ике дә уйламыйча, гариза язып җибәрдем. Берәр ай чамасы вакыт үтеп тә җавап булмагач, әллә минем кандидатурам туры килмәде микән дип борчылып, Самараның Яшьләр йортына үзем шалтыратырга булдым. Шатлыкка, мине икенче көнне үк әңгәмәгә чакырдылар. Читать полностью