Сәхнәдә тамашаның соңгы мизгелләре. Алгы планда — Айдар Галимов.
Самараның Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда “Дуслык күпере” фестивале тамашасын караганнан соң, үземнең хисләрем, тәэсирләрем, фикерләрем турында сөйлисем килә
Соңгы атналарда милли тормышыбызның игътибар үзәгендә “Дуслык күпере” дип аталган татар-башкорт сәнгать фестивале булды дисәк, бер дә хата булмас кебек. Ул Россия башкаласы Мәскәүдә башланып китеп, аннан Пенза, Ульян, Самара, Оренбург, Стәрлетамак, Уфа, Екатеринбург, Төмән, Чиләбе шәһәрләрен гөрләткәннән соң, ниһаять, 18 апрельдә татар халкының мәркәзе булган Казан каласына да килеп җитте. Читать полностью →