Николай Меркушкин Татьяна Маркушинаны котлый.
…Бүләкләнүчеләрдән татар фамилияле журналистлар күренсәләр дә, ишетелсәләр дә, әлбәттә, аларның барсы да милли темадан ерак торалар, татарлыклары да үлчәүгә салырлык кынадыр, мөгаен…
Самараның “Ренессанс” кунакханәсендә Россия матбугаты көненә багышланган чара булып узды. Аның кысаларында Самара өлкәсе губернаторы призларына V өлкә журналистика конкурсы лауреатларына премияләр тапшырылды, “Губернаның Алтын каләме” дигән XVII еллык бәйгегә дә йомгак ясалды. Тантанада өлкә губернаторы Николай Иванович Меркушкин катнашты. Үткән 2016 елда губерниянең казанышлары һәм быелгы елга планнар турында видеофильмны караганнан соң, губернатор бәйрәмгә җыелучыларга тәбрикләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул журналистларга өлкә хакимиятенә һәм аңа — губернаторга, теләктәшлек күрсәтүләр өчен рәхмәтен белдерде. Читать полностью →