Гаилә — җәмгыятьнең иң кечкенә һәм шул ук вакытта иң кирәкле бер күзәнәге. Аның төп бурычы – яшьлектә яралган сөю хисләрен гомер буе саклап, ана сөте белән балаларга яхшы сыйфатларыңны сеңдереп, тәрбияле, белемле, хезмәтне, туган илен сөйгән ул һәм кызлар тәрбияләү. Тату гаилә — бәхетле гаилә, диләр. Хак сүзләр. Бары бер-береңне хөрмәтләү, бер-береңнең кадерен белү генә гаиләне тату һәм бөтен итә. Ә татулык, әлбәттә, бәхеткә юл яра.
Похвистнево районы, Гали авылында шушы кагыйдәләрне тормыш девизы итеп алып, матур гомер кичерүче Равил Рөстәм улы һәм Лилия Наил кызы КӘЛИМУЛЛИННАРның тормыш корып яши башлауларына 12 ел була. Читать полностью →