Тиздән 8 нче март – әниләр бәйрәме җитә. Иң матур, иң хисле бәйрәмнәрнең берсе ул. Чөнки бу көнне газиз кешеләребез, әниләр,дәү әниләр, апалар, сеңелләр, гомумән, гүзәл затлар котлау сүзләре ишетеп сөенә, чәчәк бәйләмнәре ала.
Шушы матур бәйрәм уңаеннан, Бөтендөнья татар конгрессы “Әниемнең җылы кочагы-2021” конкурсын игълан итә. Без аны узган ел да оештырган идек. Бик күп матур видеоязмалар алдык. Җиңүчеләрне бәйрәм оештырып бүләкләдек. Хөрмәтле милләттәшләребез, әйдәгез быел да әниләребезне хөрмәтләп, конкурста катнашыйк. Бәйге 17 нче февральдә башлана. Читать полностью