Онлайн утырышта һәр кешенең бурычы — ана телен саклау, дигән нәтиҗәгә килделәр.
КФУның Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендәге татар теле белеме кафедрасы тарафыннан оештырылган «Татар теле белеменең актуаль проблемалары» онлайн фәнни түгәрәге утырышында туган телне саклау һәм өйрәнү мәсьәләләре хакында сөйләштеләр.