«Корпункт урнашкан бүлмәнең аренда хакын эшмәкәр Рафаэль Яфаров түләп бара», — диде корпункт җитәкчесе Рәмис Сафин.
ТНВ телеканалының Ульяновск өлкәсендәге корпункты урнашкан бүлмәнең аренда хакын татар эшмәкәре, тумышы белән өлкәнең Иске Кулаткы районыннан булган Рафаэль Яфаров түләп бара. Бу хакта Ульяновск өлкәсендә Бөтенроссия татар журналистлары форумы кысаларында үткән очрашуда корпункт җитәкчесе, Ульяновск татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин әйтте.