Фаниc Кашаев — незаменимый мастер и владелец автосервиса

Алькино — село большое. Благодаря своему трудолюбию живут здесь довольно зажиточно. Почти в каждой семье по одной, а то и по две машины. Понятно, что технике время от времени необходим ремонт. И в этом смысле Фанис Шамильевич Кашаев — обладатель золотых рук и светлой головы — незаменим. Он уже много лет чинит автомобили односельчан. Читать полностью

Егетләрне спорт тәрбияли

1251752982_vitjaz-volgann39“17 апрельдә Мәскәүдә Россия Кубогының ¼ финалы кысаларында Мәскәүнең ЦСКА һәм Красноярскиның “Енисей” футбол командалары очраштылар. Бу әллә нигә бер була торган хәл иде, чөнки Премьер Лига командасы аскы дивизион футболчылары белән уйнады. Моңа “Енисей” беренче лигага кергән “СКА-Энергия” командасын 3: 0 исәбе белән тар-мар иткәннән соң иреште. Читать полностью

Әле дә син бар әле дөньяда

1Похвистнево районы Гали авылының танылган эшмәкәре, районның «Туган тел» татар җәмгыяте рәисе Расих Латыйповның авыруы аяз көнне яшен суккандай, бөтен авыл халкын гына түгел, Самара өлкәсе, Татарстан,  Россия төбәкләрендә яшәүче татарларны да тетрәндерде, дип әйтсәм, ялгышмамдыр. Рамазан ае башында Израилгә операциягә очкан милләттәшебез өчен ураза ае буена авылның өч мәчетендә дә, аны белгән өйләрдә дә дога кылып, авыруыннан хәере белән котылып, сәламәтләнеп кайтуын теләп тордылар. Читать полностью

Милли мәгарифнең соңгы тоткасы

загруженное (1)Гомеренең күп өлешен татар теленә, татар мәгарифенә багышлаган Минзакир Шакир улы Нуретдиновка бу җәйдә 85 яшь тулды. Читать полностью

Бердәмлектә – көч

DSC_0057“Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллин шушы көннәрдә үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шуларның 47се журналистикага багышлаган. Аның тормышындагы иң зур эш — Самара өлкәсе татарлары өчен “Бердәмлек” татар газетасын ачып, аны 23 ел буе бер дә туктатмыйча чыгарып тору, дип саный ул. Читать полностью

Хатын-кыз уңганлыгының өлгесе

Разия-апа

Ачык йөзле, тәмле телле, елмаючан, йомшак күңелле, ярдәмчел… Әнә шундый ул Самарның “Розалина” дип аталган бердәнбер татар кафесының хуҗабикәсе Азимҗан кызы Разия Әюпова. Аны шәһәребездә яшәүче татарларның күпләре белә. Разия ханым белән мин дә таныш булуыма чиксез шатланам, чөнки ул – соклануга лаек чын татар хатын-кызларының берсе.

Читать полностью

Бер күрүдә гашыйклар

ТимергазиннарАзат Тимергазин Сания исемле кызны күрә дә, йокысын югалта. Үзе чибәр, үзе аралашучан, тормыш җилләренә каршы торырлык ихтыяр көче иясе булып тоела ул аңа. Азат та Саниягә ниндидер ышанычлылыгы, төплелеге белән ошый. Егет ышыгында ниндидер рәхәтлек иңә аңа. Шулай, бер-берсен күзләп, сынап йөриләр дә Тимергазиннар, 1979 елда гаилә корып җибәрәләр. Читать полностью

Бөек һәм затлы тормыш кичергән бабам

MG_8008Бабам вафат булуына менә инде 5 ел да үтеп киткән. Кулыма бабамның җыентыгы (альбомы) эләкте. Бу җыентыкта бабай һәм әбинең яшь чактагы фотосурәтләре генә түгел, ә гәҗитәләрдә алар турында язылган мәкаләләр. Ә аларның саны бикхисап! Шул язмаларны укып бабам турында күп мәгълүмат белдем һәм бабам турында язарга исәпләдем. Читать полностью

Йөртә безне язмышлар

DSCN3799Бала дөньяга килгәндә үзенең нәрсәгә сәләтле булуын белеп тумый. Үз юлыңны табу өчен характер да, кызыксынучанлык та, дөньяны аңлап белү дә кирәк. Кайберәүләрнең тормышы тигез генә, нинди эш туры килә – шунда эшләп, нинди хатын туры килде – шуның белән яшәп, Ходай нәрсә бирсә – шуны ашап үтсә, икенчеләре үз алларына куйган максатка җитмеш киртәне җимереп ирешәләр. Шундый сирәк кешеләрнең берсе — “Бердәмлек” газетасының алыштыргысыз баш мөхәррире Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллин .Ул шушы көннәрдә үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Читать полностью

Гомерлек насыйп ярлар/ Снова жених и невеста!

IMG_1-2744Көз – туйлар вакыты. Дүрт ел инде Самара өлкәсендә “Милли туйлар фестивале” үткәрелеп килә. Быел ул берничә этапка бүленде. Читать полностью

Горурланып, шул ук юлдан узар иде ул тагын…

шарафутдиноваКамышлы районының Иске Ярмәк авылында гомер иткән дустым Рәисә Басыйр кызы Шәрәфетдинованың вафатына кырык көннән артык вакыт үтеп китте. Ә мин һаман капкамнан керә-килә: “Сәхия, ташла эшеңне, мин синең яныңа сөйләшеп утырырга килдем”, - дип елмаюын көтәм. Бигрәк матур елмая иде бит җан ахирәтем. Читать полностью

Ходайдан бирелгән чын табиб ул..!

Асфальт юл читендә, талгын искән җилдә әкрен генә тибрәлеп утыручы алтынсу иген кыры, һәр юлаучыга сәлам биргәндәй башын иеп кала. Яшәү чыганагы булган менә шушы алтын бөртекләрне үстерүче, терлекчелек белән шөгыльләнүче авыл кешесенең исәнлеген кайгыртуга игътибар биреләме, шуның сагында торучы офис табибларына рәхәтләнеп хезмәт күрсәтергә бөтен мөмкинлекләр дә булдырылганмы икән, дигән бихисап сорауларым мине Камышлы районының  Иске Ярмәк авылындагы офис табибы Риф Хәйдәр улы ГЫЙБАДУЛЛИН янына очрашуга алып килде. Читать полностью