“Сабыр кешеләр генә морадына ирешә”

SONY DSC

Узган ел төрле вакыйгаларга бай булды. Шулар арасындагы берсе – ул Самар өлкәсендә күп еллар мөфти булган Вагыйз хәзрәт Яруллинның дин юлындагы эшенә 30 ел тулу. Шушы уңайдан хәзрәт белән әңгәмә кордык.

Читать полностью

Әтисенең каберен эзләп узган гомер

Э3“Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел”, — ди халкым. Әйе, зиратта кабер янында кылган догаларга мәрхүмнең рухы шатлануын истә тотып, кеше берникадәр юаныч ала. Тик тормышта үз якыннары кайда җирләнгәнен белмичә, хәтта аларның каберен дә күрергә насыйп булмаган кешеләр дә бар. Шундыйларның йөрәге тагын да катырак өзгәләнә, хәсрәт тагын да тирәнрәк күңелне тырный. Мондый кешеләр  сүзләренчә, алар үзләрен күк белән җир арасында калгандай хис итәләр. Бигрәк тә сугыш кырларында хәбәрсез югалган солдатларның каберләре әлегә кадәр билгесез булып кала.

Чыгышы белән Татарстанның Чирмешән районы, Кармыш авылыннан булган, яшьтән Самарда яшәүче милләттәшебез Габдулла Нотфуллинга да язмыш шундый өлеш чыгара. Читать полностью

Шигырь язучы белән шагыйрьнең аермасы нидә?

ШирияздановФәрит Хәмит улы ШИРИЯЗДАНОВка — 65 яшь!

Самар төбәгендә поэзия белән кызыксынучылар бар. Шулар арасында әле каләм тибрәндергәннәре дә очрый. Ләкин дә җирле матбугат шигырьләргә урынны зурлап бирә дип, мактана алмыйбыз. Ә бит бу үзенә күрә тел саклауның бер сукмагы. Җыр милләтне ничек сакласа, шигырь дә шулай ук шәхесне әдәбиятка якынайта.
Фәрид Шириязданов — халык катламыннан калкыган ир. Ә инде Иске Ярмәк туфрагында аякка басканлыгын истә тотсак, шагыйрьләр токымыннан, дип әйтәсе килә. Аның белән әңгәмә тоттык һәм шул сөйләшүнең бер өлешен сезгә дә тәкъдим итәбез. Читать полностью

Озак, исән-имин яшәгез, ветераннар!

ЮнусовыКеше тормышының һәр көне могҗизага тиң, диләр. Менә мин сөйләячәк бу бәхетле парның да күпләребезгә үрнәк булырлык итеп яшәвенә сокланып караучылар байтак. Яшьли кавышып 50 ел бергә гомер итү — бу үзе бер зур бәхет бит!

Аларның икесе дә — Рәшит тә, Саимә дә ишле гаиләдә сугыш тәмамланган елларда туып, тормышның ачысын да, төчесен дә татып үскән кешеләр. Читать полностью

Озын гомерле гаилә

docs.mail.ru Бәхет акчада түгел, ә күңел байлыгында, дип саный Алакаевка авылында яшәүче КУРМАКАЕВЛАР гаиләсе

 Быел көзен Зәлифә һәм Әбделхәй Курмакаевлар бер­гә гомер итә баш­лау­ла­рының 55 еллыгын бил­геләп үттеләр. Алар әле ерак 1958 елда кояшлы Үз­бәкстанда танышкан бул­ган­нар. Читать полностью

Мөхәммәтфатыйх хәзрәт Мортазин — халкыбыз горурлыгы

IMG_6443Алмагачның алмасы

Туксан яшькә үрмәләүче Адибә апа Рәхмәтуллинаның бүлмәсенә үткәч,  иң беренче чиратта күземә газета-китаплар белән тулган өстәл өсте ташланды. Читать полностью

Илһамия ГАРИПОВА: “Шигырьләремне балаларым һәм оныкларым өчен язам”

4Самараның Литвинов исемендәге мәдәният сараенда үткән шигърият кичәсендә (2013 елның апрелендә узды) иҗат җимешләрен беренче тапкыр тамашачы хозурына чыгарган каләм тибрәтүчеләр дә бар иде. Шулар арасыннан Иске Ярмәк авылында туып-үскән, Яңа Усман авылында гомер кичергән Илһамия Гарипованың шигырьләре аеруча игътибарга лаек булды. Аларны кызы Гөлназ Биксалиева, оныклары Алия Биксалиева, Ильмаз һәм Исламия Гариповлар сәнгатьле итеп укып, тамашачыны тирән дулкынландырдылар. Әлеге чыгышлар югары бәягә лаек булдылар.

Җирле автор белән очрашу, танышу максаты белән Камышлы районы Яңа Усман авылына юнәлдем. Читать полностью

Энҗеләребезне барлап торыйк

6

Китапханәдә милләтара аралашу үзәген ачу мизгелләре

2 февральдә Разия Гомәр кызы БУКИНАга 70 яшь тула!

Самараның Ленин проспектында урнашкан Өлкә яшүсмерләр китапханәсе үткән  елны үзенең 40 еллыгын билгеләп үтте. Беренче 27 елында аның белән милләттәшебез Разия Гомәр кызы Букина җитәкчелек итте. Читать полностью

Как молоды мы были…

DSC_1-0359-7

Студент Куйбышевского авиационного института Рашид Мигдэтович Шакиров еще на третьем курсе был избран в бюро Всесоюзного Ленинского Коммунистического Союза Молодежи (ВЛКСМ) факультета, потом стал секретарем этого бюро. А в феврале 1972 года ему предложили перейти на освобожденную комсомольскую работу. Так студент-пятикурсник за год до окончания вуза стал заместителем секретаря комитета ВЛКСМ КуАИ. И начался его трудовой стаж. Сегодня мы постараемся вместе с ним вспомнить его комсомольскую юность.

Читать полностью

Әхмәдулла углы Җәмил Вәлиуллин юллары…

ВалиуллинСамар өлкәсенең төньяк-көнбатышы Ульян җирләренә терәлгән. Безнең Тупли авылы белән Ульян өлкәсенә кергән Әбдеринең арасы – ун чакрым гына. Нәкъ менә шул ун чакрым ара 15 яшьлек Җәмилне Самар якларына алып чыга. Авыл малае Куйбышев шәһәренең 25нче һөнәр мәктәбенә укырга килеп керә. Өч ел буена тимер  остасы булып авторемонт заводында тимер эшенең серенә төшенә һәм алты ел буена үз эшенең остасына әйләнә, машина да йөртә, аны төзәтә дә ул. Шул биеклеккә күтәрелә ки, ул инде  башкаларны да өйрәтерлек осталыкка ирешә. Читать полностью

Халык язмышлары шаһите…/ Свидетель судеб людских …

DSC04078

Берничә ел элек миңа татар милли гореф-гадәтләре буенча үткәрелгән законлы никах белән теркәү тантанасын күрергә насыйп булган иде. Мондый йөрәккә ятышлы язылышуны Камышлы районы мәдәният йортында ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре тәкъдим иттеләр. Тантананы бүлек башлыгы Гамилә Сәгыйть кызы Вәлитова алып барды. Аның татар милли бизәкләре белән чигелгән күлмәге, аһәңле тавышы никах теркәүгә бәйрәм хисе һәм ямь өстәделәр. Читать полностью

Таллы фермерының шатлык-куанычлары

Бакаев

Таллы авылы фермеры Зәйнулла Шәйдулла улы БАКАЕВ.

Һәр кешенең Аллаһы Тәгаләдән бирелгән үз язмышы, үз тормышы була. Тәкъдир аңа әле тумас борып ук язылып куела. Менә безнең Таллы авылында яшәүче, төбәгебезнең танылган фермерларының берсе – Зәйнулла Шәйдулла улы БАКАЕВның тормышы да, язмышы да нәкъ шундый бик тә гыйбрәтле дияр идем. Әгәр Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте булмаса, ул дөньяга килер идеме, авырлыкларга карамастан, баһадир егет булып үсәр идеме? Читать полностью

Ару-талу белмәс Укытучы апа

3

29 декабрьдә Нурзидә Әхмәтзыя кызы ФӘЙЗУЛЛИНАга 60 яшь тула!

Ана теле укытучысы… Нинди матур, күңелгә якын сүзләр! Ә укытучы мөлаем йөзле, ягымлы, йомшак телле, гадел дә булса, бу инде икеләтә күркәм.

 Самарның “Яктылык” мәктәбендә татар теле дәресләреннән белем бирүче, югары категорияле укытучы Әхмәтзыя кызы Нурзидә Фәйзуллина нәкъ шундыйлардан. Читать полностью