Әй, юкә, юкә, юкә,
Яшь гомерләр тиз үтә,
Яшь гомерләр ник тиз үтә,
Әйт әле шуны, юкә, — дип җырлыйлар иде мәҗлесләрдә авылдашларым Гомәр абый һәм Гөлсинә апа Гайсиннар. Шул вакытларда алар Иске Ярмәкнең иң чибәр парларының берсе иде. Бүген дә, бергә яшәүләренә 55 ел тулып килгәндә, тормышлары искиткеч матур. Юкәле Тау итәгендә гөрләп үсә торган мәңге яшь юкәләр генә аларның соравына җавап таба алмыйча шаулашалар… Читать полностью