Бүген, 15 майда, Сания Ибраһим кызы Каюмовага
85 яшь тула
Биредә башка көннәрдә дә кеше өзелми. Ә май бәйрәмнәрендә икеләтә күп. Ни әйтсәң дә, элеккеге «Океан» кибетенең (хәзер ул «Магнит семейный» дип атала) Самара халкы арасында абруе бик зур. Күпләр аны 1976 елның мартыннан, беренче ачылган көненнән бирле, үз итәләр.
Шул вакыттан алып бүгенге көнгә кадәр фирманы милләттәшебез Сания Ибраһим кызы Каюмова җитәкли. Сүзебез шушы көннәрдә үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче «Океан» фирмасының алыштыргысыз җитәкчесе (аны Советлар вакытында “Кызыл директор” дип атыйлар иде), атаклы сәүдә остасы, милләттәшебез Сания Ибраһим кызы КАЮМОВА турында. Читать полностью