Газиз әнкәем исән чакта еш кына сугыш елларын искә алып, елый-елый сөйли иде. Мин ул сөйләгәннәрне гомер буе исемдә тотам.
Сугыш дәһшәтле, көчле, куркыныч булып башланып китә, чөнки Гитлер бик күп көч туплап, бөтен илебезне үз кулы астына алырга тели. Шул сугыш аркасында авылларыбыз, шәһәрләребез җимерелгән, күпме әтиләр, бабайлар, абыйлар, энеләр, сеңелләр, әниләр, балалар үлеп калдылар. Шул сугыштан исән кайтканнарның да әле дә булса яралары сызлый. Күпме балалар әтиләрен бер мәртәбә дә күрмичә, «әти» сүзен әйтә алмыйча үстеләр, ә япь-яшь калган апалар, ирләрен көтеп алалмыйча тол булып картайдылар. Күбесе инде авыр эшләрдән, ялгыз балалар үстерүдән иза чигеп җир куйнына да керделәр. Читать полностью →