10 ноябрь – Эчке эшләр хезмәткәрләре көне
“Төрле һөнәрләр бар, теләгәнеңне сайлап ал”, дип язган Владимир Маяковский “Кем быть?” шигырендә. Әйе, җәмгыятьтә һәркемнең үз урыны, аңа гына ошый һәм ул гына булдыра ала торган эше бар. Кемдер барыбыздан да яхшырак итеп балаларга белем-тәрбия бирә, кемдер сәламәтлегебез сагында тора, кемдер иген үстерә, икмәк пешерә, сата, кемдер җир үзәгеннән кара алтын суырып ала. Ә барыбызның да тыныч тормышы сагында полиция хезмәткәрләре тора.
Бүген, полиция хезмәткәрләре көнендә, хөрмәтле укучыларыбызны үз эшен, үз урынын тапкан юстиция капитаны Минзилә Фоат кызы РӘФЫЙКОВА белән таныштырабыз. Читать полностью