“Дөньяда мәчет төзегән кешегә Аллаһы Тәгалә җәннәттә йорт төзермен дигән”, дип әйтелгән хәдистә. Әйе, гыйбадәтханә салган кешеләр халык арасында тирән ихтирамга, соклануга ия. Шундыйлар арасында Кинель шәһәрендә мәчет төзеткән Дамир углы Рафаэл Уразаев та бар.
Вәгазь укыгандагыча моңлы тавышы белән йомшак кына сөйләшүче Рафаэл хәзрәт белән аралашу тирән тәэсирләр калдырды. Тыйнак, тыныч, күзләреннән нур бөркеп торган Рафаэл әфәнденең сөйкемле сөяге бар. Ул тормышы, мәчет төзелеше турында чын күңелен биреп, бәйнә-бәйнә сөйләгәндә аның бөтен гомере күз алдымнан үтте. Читать полностью