Радик Шафеев: “Авырлыкларны үзеңнең үсешеңдә, шәхесеңне ныгытуда кулланырга кирәк”

ЯКоляскада утыручы инвалидны күргәч, без: “Аллаһым сакласын инде мондый хәсрәттән”,  — дип, аны жәлләп куябыз. Һәм еш кына сәламәтлекләре чикләнгән кешеләрне, күңел төшенкелегенә бирелеп, дөнья ямен күрмичә яшәүчеләр, дип күзаллыйбыз.

Тик коляскадагы инвалид — 25 яшьлек милләттәшебез Радик Шафеев белән танышкач, кайчак мондый фикернең никадәр дөрес булмавына инандым. Дөньяда тагын аның кебек тормыш сөючән, күтәренке күңелле, актив, позитив кеше бармы икән! Читать полностью

Вазыйх Мөхәммәтшин котлаулар кабул итә

Юбилярны котларга килүчеләрнең бер төркеме.

Юбилярны котларга килүчеләрнең бер төркеме.

Самараның “Прогресс-В” берләшмәсе президенты, Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе, Самара төбәгенең мәшһүр татары, Вазыйх Гата улы Мөхәммәтшинны 70 яшьлек юбилее уңаеннан котларга өлкә һәм шәһәр хакимиятләре җитәкчеләре, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре килгән иде. Өлкә губернаторы администрациясе аппаратының милли һәм конфессиональ сәясәт департаментының җәмәгать фикере мониторингы идарәсе җитәкчесе Надежда Осипова юбилярга өлкә губернаторы Николай Иванович Меркушкинның котлау адресын тапшырды. Читать полностью

Солдат хатлары һәм әбием мөнәҗәтләре

письмо 1“Сугыш” … Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз. Бу хәбәр барлык гаиләне дә тетрәндерде. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 70 ел вакыт үтсә дә, аның хатирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган.

Минем әбием Җәүһәрия Вә­лиул­линаның әти-әниләре  авылда бик укымышлы нәсел­дән  булганнар. Зәки бабам белән Могыйрә әбием мулла һәм остабикә вазифасын үтәгәннәр, ха­лыкка гыйлем, аң-белем таратканнар. Могыйрә әбием дүрт тел — татар, гарәп, фарсы, төрек тел­ләрен белгән. Дүрт егет, бер кыз үстерәләр алар. Сугыш башлангач та, егетләрнең барысын да сугышка алалар. Читать полностью

Яңа Усман авылында яшәүче Тәскирә ханым — шагыйрә-язучы да, гөлчәчәк һәм җиләк-җимеш үстерү патшабикәсе дә, кул эше остасы да (ФОТОСУРӘТЛӘР)

image (31)Камышлы районының  Яңа Усман авылында яшәүче Тәскирә Мөхәммәтвәли кызы Еремеева  “Язмыш юллары” дип аталган җыентык туплаган. Анда әтисенең балачагын, әсирлектә чакта күргән хәсрәтләрен, кимсетелүләрен, немецка эшләвен, авылга кайту шатлыгын, үткән тормыш юлын бик оста итеп тасвирлаган автор.  Ә авылдашы Рифкать ага Фәрзетдинов үзенең шәхси нәшриятендә китапчыкны бастырып биргән. 
Шигырьләр, бәетләр язучы Тәскирә ханым хәзер авыл тарихын тупларга да алынган икән.

Читать полностью

Сугыш еллары балалары

maxresdefaultШенталы районының Татар Әбдекие авылында гомер итүче апам Фәһимә Хуҗиәхмәт кызы Рәҗапова сугыш тәмамланган елны туган,  ә без гаиләдә җиде бала идек. Сугыш арты елларында үсүе бик авыр булды безгә. Апам җиде сыйныфны тәмамлау белән эшкә җигелде. Башта авылдан җиде чакрым ераклыктагы тимер юлына канау казырга йөрде. Ә кышлар ул вакытта бик салкын булып, өстебезгә кияргә рәтле кием дә юк иде. Ачлыктан буыннары да тотмаган япь-яшь кызлар иртәдән-кичкә кадәр туң җирне казыйлар иде. Кул-аяклары өшеп-туңып кайткан апамның үзәк өзгеч тавыш белән елаганын әле дә хәтерлим мин. Читать полностью

Сиксән яшьлек гармунчы

Шаһидә Галимова.

Шаһидә Галимова.

Самара өлкәсенең Шенталы рай­оны Денис авылында 1934 елның 23 февралендә күп ба­лалы гаиләдә дөньяга килә ул. Шаһидә апага 7 яшь тулгач, Бөек Ватан сугышы башлана. Бер күзенә чәчәк авыру­ыннан ак төшеп, күрмәгән килеш су­гышка алынган иң олы Хәсән абыйла­ры турында “хәбәрсез югалды” дигән хат килә. Аның турында соңгы хәбәрне су­гышта бергә булган авылдашы кай­тып сөй­ли. “Бер елганы кичеп чыккан­да, фа­шистлар шарт­латкач, күпер ур­талай ярылды. Без чыгып өлгердек, Хәсән суга акты”. Читать полностью

Егет белән кыз кебек яшиләр…

Лотфулла абый һәм Халидә апа Сафиуллиннар.

Лотфулла абый һәм Халидә апа Сафиуллиннар.

Укытучы! Бу сүз белән бергә күбебезнең күз алдына хәрефләрне хәрефләргә кушып “әни”, “әти”, әби” һәм башка күркәм сүзләрне җыярга, кулларыбыздан тотып шул татлы сүзләрне язарга өйрәткән, беренче укытучыбыз килеп баса. Без дә, тормыш иптәшем Рәис белән, аларны еш кына искә алабыз. Мин үземнең Вәсимә апам турында күбрәк сөйләсәм, Рәис Халидә апасы белән мактана.

Бу юлы Халидә апа белән Лотфулла абый турында язарга булдым. Сәбәбе шул: аларның бергә гаилә тормышын башлауларына нәкъ менә 23 августта 65 ел тула. Алар хәзер Новокуйбышевск шәһәрендә яшиләр. Читать полностью

Туры Туфан иде ул… (ӘДИП ТУРЫНДА ФИКЕРЛӘР, ЯЗУЧЫНЫҢ КАНАТЛЫ СҮЗЛӘРЕ)

948825b02b9d264addfc0fdb9de2c79d_MӘсәрләре ничәмә-ничә еллар буе сәхнәдән төшмәгән, халык телендә “туры Туфан” дигән исем казанган, Татарстанның халык язучысы, М.Җәлил һәм К.Станиславский премияләре лауреаты, Г.Тукай бүләге иясе Туфан Миңнуллинның тууына тиздән 80 ел тула.

Читать полностью

Там, где багульник на сопке цветет…

img373

Камиль Салахутдинович Манжуков

За годы службы в Харбине Камиль Салахутдинович Манжуков даже китайский язык начал осваивать.

- Удивительная природа на нашем Дальнем Востоке, — вспоминал свои воен­ные годы Камиль Салахутдинович Ман­жуков. — Здесь и тайга, и великолепные сопки, на которых растет багульник и по­крывает их своими голубыми цветами. Сосны и кедры возвышаются над осталь­ными деревьями. А на Маньчжурских просторах — степи, пески, мелколесье. И этот замечательный край нашей страны хотели захватить японцы, но мы этого им не позволили.

Камиль Салахутдинович родом из села Мочалеевка Похвистневского района. Он с раннего детства познал труд­ности жизни, на себе ощутил, что значит остаться без матери. Через год после его рож­дения (22 февраля 1926 года) умерла его мама. На воспитание его взяла бабушка, и когда ему было 4 года, бабушка тоже покинула земную жизнь. Отец, Салахутдин бабай, женился вто­рой раз и уехал в Среднюю Азию, оставив своего сына на попечение мачехе. Читать полностью

В памяти народной

3

Ибрагим Ганеев за работой. 50-е годы

Горестная весть быстро разнеслась по Куйбышеву, городам, районам и сёлам, соседним областям и республикам: он умер… Многим не верилось, что Ибрагим-хазрат — символ стойкости и непоколебимости, служения своему делу, человеческой мудрости и огромного жизненного опыта может вот так взять и уйти, оставив на бренной земле всех, кого учил добру и вёл к праведной жизни.

Уже с утра сотни и сотни людей устреми­лись к его дому, что находился в частном секторе в районе ны­нешнего кинотеатра «Россия», чтобы прос­титься со своим нас­тавником и учителем. Через несколько часов они заполнили все прилегающие улицы и переулки. Людское море раскинулось до того широко, что уже к полудню у универ­мага «Самара» приш­лось на время пере­крыть движение троллейбусов. А когда после прочтения женаза-намаза, тело понесли на кладбище, на площади Урицкого ос­тановились трамваи, чтобы пропустить многотысячное шествие мусульман, провожающих Ибрагима Танеева в последний путь… Горожане с удивлением смотрели на эту процессию. Читать полностью

Инсафовлар — Камышлының үрнәк гаиләсе (ФОТОСУРӘТЛӘР)

image (4)

Гөлсинә Әбдерахман кызы һәм Сөләйман Фәләхетдин улы Инсафовлар гаиләсе

​Камышлы авылының  иң зур байлыгы – аның тырыш, хезмәт сөючән халкы, тату гаиләләре.

Гаиләнең ни дәрәҗәдә тырыш булып, тату яшәвен билгеләү өчен аның йорт-җире, каралты-курасына күз салу да җитә. Камышлы авылында андый күркәм гаиләләр бик күп. Мин сезне шуларның берсе белән таныштырып үтәргә телим.
Читать полностью

Во благо Самары и ее жителей

1Существует выражение: «на роду написано». Далеко не каждому человеку судьбой предопределена роль общест­венного деятеля, ратующего за интересы людей, среди которых он живет и работает. И это — зачастую в ущерб сво­им личным интересам, своей личной жизни. Но именно благодаря таким творится история. В нашем случае речь пой­дет о человеке, который в эпоху потрясений начала XX века и в первые годы Советской власти был в цент­ре общественной жизни Са­мары и губернии.

Махмут Хусаинович Баишев родился в 1872 году в городе Кузнецке Саратовской губернии. Но ещё в раннем детстве с родителями переехал в Самару, с которой впоследствии связал всю свою жизнь. Читать полностью

Познавший непреодолимую силу науки

За рабочим столом на кафедре

«У Равиля нестандартное мышление», с удовлетворением говорил в 60-е годы прошлого века выдающийся отечественный физиолог, первый в Куйбышевской области член-корреспондент Академии медицинских наук СССР, заслуженный деятель науки РСФСР, лауреат Государственной (Сталинской) премии, профессор М.В. Сергиевский, выделяя в составе научной группы, созданной при нем в медицинском институте, сотрудника  Р.Ш. Габдрахманова. Отмеченное доктором наук мышление вкупе со старательностью, упорством и неподдельным интересом к предмету исследования позволили Равилю Шакировичу защитить кандидатскую и докторскую диссертации, стать профессором, заведующим кафедрой. Он сказал свое слово в науке, и поэтому вместе со своим учителем и еще несколькими учеными считается основоположником самарской физиологической научно-педагогической школы, которая многие годы доминировала в стране по количеству диссертационных работ, связанных с изучением структурно-функциональной организации дыхательного центра, и получила международное признание. Читать полностью