1963 елда ачылган хастаханә тиздән 250 урынлы клиникага әверелеп китә. Бу казанышларның күп өлеше Куйбышев медицина институтының күз авырулары кафедрасы мөдире, СССР дәүләт премиясе лауреаты, СССР фәннәр академиясенең член-корреспонденты. РСФСРның атказанган фән эшлеклесе, Социалистик Хезмәт Герое, профессор Тихон Иванович Ерошевский эшчәнлеге нәтиҗәсе.
Сталинградның медицина институтында фронттан китерелгән яралыларны дәвалап зур тәҗрибә туплаган медицина фәннәре докторы Тихон Ерошевский 1949 елда Куйбышевка килеп эшли башлый. Биредә аның таланты тагын да ачылып китә һәм аның белән бергә Куйбышев офтальмологиясе дә күтәрелә башлый. Ерошевскийда эзләнүче галим таланты белән бергә педагог таланты да уяна. Аның күпсанлы укучылары арасында милләттәшебез Сәгыйть Сәлих улы Галиев та була. Читать полностью