Матур шимбә көнендә
Керәм инде гүрләргә,
Якыннарым, җыелгансыз,
Елап мине җирләргә.
Сизеп ятам барыгызны,
Күзегезгә яшь тулган,
Лилиянең күп елаудан
Йөзе бөтенләй сулган.
Матур шимбә көнендә
Керәм инде гүрләргә,
Якыннарым, җыелгансыз,
Елап мине җирләргә.
Сизеп ятам барыгызны,
Күзегезгә яшь тулган,
Лилиянең күп елаудан
Йөзе бөтенләй сулган.
Кеше дөньяга килгәндә
Ак һәм саф булып туа.
Еллар үтеп китү белән
Дөньясы үзгәреп куя.
Читать полностью
Һәркемгә туган ягы якын. Кем туган җирен, матур басуларын, инеш буйларын сагынмый икән соң? Туган авылны искә алган саен күңел җыр-моң белән тула бит. Безнең Тупли авылы Самар өлкәсенең бик гүзәл җиренә урнашкан. Бабаларыбыз бирегә 1562 елда килеп төпләнгәннәр. Элек-электән халык авылны “Колмаер”, “Калмык”, “Сандык” һәм “Яңа авыл” дип дүрт очка бүлеп йөрткән. Читать полностью
Натуралистлар һәм табигать сөючеләр өчен кышкы табигать темасына язылган чираттагы кулъязмамны тәкъдим итәм. Ул сезнең газета битләрендә дөнья күреп, укучыларга ирешсен иде. Бу юнәлештә фикердәш газета укучылары миңа хат язып, үзләренең тәҗрибәләре һәм күзәтүләре турында булган мәгълүматлары белән бүлешсәләр, мин бик шат булыр идем, һәм аралашу җайланыр, дип ышанып калам. Читать полностью
Хәзер инде ялгыз калгач,
Уйлар килә башыма:
Тагын нәрсә язылгандыр
Киләчәк язмышыма?..
Дару сатып алып була,
Исәнлекне булмый шул.
Бер җирем дә авыртмасын,
Эшләсеннәр аяк-кул.
Читать полностью
Исәнмесез, хөрмәтле “Бердәмлек” редакциясе хезмәткәрләре. Сезгә, гадәттә, моң-зарлары турында хатын-кызлар яза. Мин, яшем 30дан артып киткән ир-ат булсам да, сезгә “эчемне бушатырга” булдым. Бәлки, кемгәдер гыйбрәт булыр. Читать полностью
Хөрмәтле “Бердәмлек” газетасы редакциясе хезмәткәрләре! Сезгә Шенталы районының Денис авылыннан ветеран укытучы, халык мәгарифе отличнигы Гөлсинә Хәйруллина яза. “Сезнең батырлык — безнең йөрәктә” дип аталган иҗади бәйгегә авылыбызның ак әбисе, хаҗия, шагыйрә Әсма апа Хәйруллина турында язма җибәрәм. Авылыбызда “Бердәмлек” редакциясе белән очрашуга әзерләнеп торган идек. Шунда сезне Әсма апа белән дә таныштырырбыз, үзенең шигырьләрен сәхнәдән укытырбыз, дип уйлаган идек. Пандемия булу сәбәпле, очрашулар насыйп булмады. Ярар, ахырлары хәерле булсын инде. Алдагы көннәрдә очрашырга язсын, Раббым. Бәлки бу язмамны бастырып чыгарырсыз, дигән өметтә калам. Читать полностью