Кадерле әниемә багышлыйм

qwTleZ86Sd2vI0Wmc3OQUAРәхмәт  сүзен ишетеп торасыңдыр
Алты балаңнан һәм оныкларыңнан.
Мин дә әйтәм сиңа олы рәхмәт, әнием,
Тыңла шуны шигьри юллардан. Читать полностью

Моңсу коңгырт күзләр

22-3066Яшьлегем чишмәләре

Еракта халкым моңнарында,

Авылда гармун телләрендә,

Калыр ул, югалмас чишмәләр.

Еллар үткән саен, үземнең балачагымны, мәктәп елларын, дусларымны ешрак искә ала башладым. Туган авылымнан чыгып киткәнемә чирек гасырга якын вакыт узып бара икән инде… Янәшәмдә яраткан тормыш иптәшем, ике улым, яраткан эшем, яңа дуслар да шактый гына… Әмма күңел барыбер боргаланып аккан, салкын сулы Кондырча ярына сыенып утырган туган авылны сагына. Читать полностью

Элек-электән яңа туган балалар бишектә йоклап үскән

iЗур булмаган авыл өйләре, күбесе бер бүлмәле. 
Бер генә бүлмә булса да, һәр әйбернең бар урыны: 
Олыларга агач караут, сәкеләре дә булган, 
Ә балаларны йоклатканнар җәеп идәнгә урыннар. Читать полностью

Бәсләр сыра кашка

загруженноеИске Ярмәктә яшәгән Әхмәтгата Ваһаҗ улы МӨХӘММӘТҖАНОВның Волхов фронтында күргәннәрен сөйләве буенча язган шигыремне шушы датага багышлыйм.

Бәсләр сыра кашка, керфекләргә,
Авызымнан чыккан сулышка,
Ике балам белән хатынымны ташлап,
Чыгып киттем мин дә сугышка.
Читать полностью

Яңа Ярмәк авылында яшәүче Гөлсинур ГАФУРОВА: «Гомер аты»

etapy-zhizniСабый туа якты дөньяга, 
Ак биләүгә аны салалар.
Ата-ана, якын туганнар 
Бу сабыйны көтеп алалар.  Читать полностью

Яңа Ярмәк авылында яшәүче Гөлсинур ГАФУРОВА: «Хәтирәләр дулкынында»

s1200Күпме генә еллар үтсәләр дә, 
Онытылмый икән үткәннәр. 
Капка төпләр, кичке уеннар, 
Бүләнтәйдә сыер көткәннәр…  Читать полностью

Печән чабу

БезымянныйКыш аеның кичләре 
Бигрәк озын була, 
Бераз өйдән чыкмый утырсаң 
Шигырь дә язып була.  Читать полностью

Бала — бәхет ачкычы

0003-007-Үткән елның бер көнендә 
Дөньяга туды бала, 
Ул бит — минем оныкчыгым, 
Хәтердә мәңге кала. 
Читать полностью

Ярмәк авылыбызның халкы дини бәйрәмнәрне көтеп алганнар

2018_11_11_04_002-1024x715Элек-электән үк әби-бабайлар, әни-әтиләр, авыл халкы 
Дини бәйрәмнәргә зурлап әзерләнгәннәр. 

Эшләрне алдан башкарып, өйләрне чиста юып, 
Тәмле ризыклар әзерләп, көтеп алганнар хөрмәтләп.  Читать полностью

Син бай кәләшме? (Уйлану өчен)

news_27875Илленче-алтмышынчы елларда үзебезнең район, авыл тирәләрендә бирнә әзерләү турында язып, безнең чор кешеләрен бер кузгатып, хәтерләрен яңартып алыйм әле. Яшьләргә дә кызыклы булыр бу тема. Читать полностью

Фәрид Шириязданов: Белмим инде киләчәктә авыл шулай яши алырмы?!

depositphotos_194350340-stock-photo-beautiful-spring-landscape-with-aҖиләк-җимешкә бай һәм кеше кереп югалырлык киң әрәмәләрне аркылыдан-буйга гизеп, Сок елгасы ташып, тирә-як болыннарны диңгезгә әйләндерә торган чакларны да күреп һәм  шуның суында коенып үстек без. Читать полностью

Кышкы челлә

nastol.com_.ua-1963161

Безнең башкорт халкында бер ырым бар – сигезенче январьдан унсигезенче февральгә кадәр сакланырга кирәк.

Хөрмәтле мөхәррир сеңел­ләрем! Гаепләмәгез инде, “Бердәмлек”не укырга яратканга. Сезне ихтирам иткәнгә язам бит мин хатларымны. Мин сезне барыгызны да чын күңелдән сәламләп, ныклы исәнлек-саулык теләп калам. Үземнең хәлгә килгәндә, хәзергә исән-сау. Кәгазь пычратырга гына хәлемнән килә әле. Минем кече кызым Мәрхәбәнең кызы Дания табиб бит, ул миңа авырарга бирми, саклый. Көн дә килеп, хәлемне белеп тора. Читать полностью

Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ: Кеше тора ике өлештән

10375

Һәр кешенең үз фәрештәсе дә, үз шайтаны да, үз оҗмахы һәм үз тамугы да бар.

Бөек Сократ тормыш алып баруны авыр йөк арбасын тартып баручы ике ат белән чагыштыра. Аларның берсе ак, икенчесе – кара төстә. Ак ат — ул ару-талуны белмичә бар куәткә алга, туры юлдан барыга омтыла. Ә кара ат моңа киреләнә, ялкаулана, туры юлдан читкә тайпылырга омтыла. Читать полностью