Шимбә иртәсендә мин, гадәттәгечә, шәһәребез уртасындагы Воронеж күлләре тирәсен әйләнеп, һава сулап кайтырга чыктым. Күлләрне әле боз каплап китмәгән, җепшек кар яуган елак көн иде. Мине елның бу вакытында өстәге күл аеруча кызыксындыра. Гадәттә, бөтен Самара күлләрендә җәйләгән кыр үрдәкләре шушы күлгә җыелып, Көньякка китәргә әзерләнәләр иде. Кызганычка, боз сырган күл читләрен күреп, аларның очып китүен күрми калуымны аңладым. Кызганыч… Читать полностью
Гакыйльгә дан
Идеал Галәветдинов: «Тыныч йокла, Фатыйх абый»
Күренекле татар шагыйре, Бөек Ватан сугышында Кенигсберг (хәзерге Калининград) өлкәсендәге Багратионовск шәһәреннән ерак түгел җирләрне немец фашистларыннан азат иткәндә 1945 елның 19 февралендә батырларча һәлак булган Фатыйх Кәримнең тууына быел 110 ел тулды. Читать полностью
Әмин һәм аның командасы
Җәйге каникулларны Әмин авылда, әбисе янында үткәрә. Дус-ишләре дә аның кайтканын көтеп кенә торалар. Бергә балык тотарга, җиләк җыярга йөриләр, инеш буенда бәбкә саклыйлар. Ә кичләрен берәрсенең капка алдына җыелышып, ярты төнгә кадәр сөйләшеп утыралар. Читать полностью
Сабантуи, акатуи — праздники дружбы и добра!
Әниемә
Басуларда һәм кырларда,
Җиләкле аланнарда
Насыйп булмады йөрергә,
Әнием, синең белән.
Йөрәк әрни, йөрәк сыкрый,
Күзләремнән яшьләр тама.
Әнием, мине ташлап киттең
Җәйге матур айларда. Читать полностью
Рәшитемә
Кабереңә барам, дога кылам,
Исемә төшә бергә торулар.
55 ел гомерем синең белән үтте,
Синең белән күрдем шатлыклар. Читать полностью
Кайтмый калганнарның хакы бар
22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне
Бик күп еллар инде үтсәләр дә,
Аксалар да инде күп сулар,
Аяз күкләр, тыныч көннәр өчен
Кайтмый калганнарның хакы бар. Читать полностью
Сабан туе
Көне матур, кояш балкый,
Кырларда шыта бөртек.
Бәйрәм көтә, күңел җырлый,
Бөтен җирдә дә шатлык!
Сабан туе, Сабан туе!
Эшләреңне читкә куй!
Күңел ачыйк көне буе
Үз батырын көтә куй!
Читать полностью
Юксыну
Җәйләрнең беренче көне,
Тик моңсу күңелләрем.
Әниебезнең юклыгына
Дүрт ел да тулды бүген.
Көн дә бүген матур түгел,
Күктә кара болытлар.
Күз яшьләремә кушылып,
Яңгыр ява шыбырдап. Читать полностью
Туктамасын әнием сулышы…
Бу дөньяга безне китерергә
Әни йөртә безне карнында.
Тугыз айны иң кадерле итеп
Саклый безне йөрәк астында.
Аннан соң да күкрәк сөте белән
Үстерәләр кызлар, малайлар…
Балалары шатлык китерәләр,
Кайчагында кара кайгылар.
Читать полностью
Муса тыкрыгы
Нәселем нигезе -
Бабамнар учагы.
Гасырлар юмасын
Хәтердән аларны…
Иске Ярмәк авылы - туган җирем,
Әби-бабамнарның изге туфрагы.
Нәселемнең исемен, хәтерен саклап килә
Карт бабаем Муса тыкрыгы. Читать полностью
Онытып булмас
Мин бу шигыремне сеңелем Сәрия Хисматовага багышлыйм. Исән булса, анарга май башында 80 яшь тулыр иде.
Кадерле сеңелем! Бу шигырем сиңа дога булып барсын, каберең нурлы, урының оҗмах түрендә булсын. Әмин.
Онытырмын, бәлки, әрнүләрне,
Оныта алмам мәңге үзеңне,
Йөрәгемдә үлгәнче саклармын
«Апай» дигән татлы сүзеңне. Читать полностью