Язгы айлар килеп җитте,
Кояш елмаеп тора.
Елмайган кояшка карап,
Күңел авылга тарта.
Читать полностью
Әнием бит ятим әнисез
(Әбием Хәтимә Усман кызының бакыйлыкка күчкәненә – 35 ел)
Язлар килгәч, сагынуым артып,
Туган якка карый күңелем.
Анда әле мине көтүче бар,
Көтүче бар – газиз әнием. Читать полностью
Дөнья малына табынып
Апа-сеңел, абый-эне
Бер карыннан туганнар.
Бер ананың күкрәк сөтен
Имеп, кеше булганнар.
Булган ашка, аз булса да,
Риза булган туганнар.
Салам башлы балчык өйгә
Барчасы да сыйганнар. Читать полностью
Түбәндәге шигырьне барлык таныш-белешләрегезгә укыгыз!
Асыл бүләкләр
Олыгайгач, дөньяма ямь өстәп,
Раббым бирде асыл бүләкләр.
Оныкларым минем, чәчәкләрем үсә,
Җанкаема биреп рәхәтләр. Читать полностью
Уян, татар!
Уян, татар, ач күзеңне, тиз бул,
Соңгы еллар озак йокладың.
Буран өрде, эссе җилләр исте,
Тик син аны гүя тоймадың.
Шешә белән бастырдылар сине,
Зиһенеңне биреп ятларга.
Өйрәттеләр чит тел, гореф-гадәт,
Маңкорт булып туды балаң да. Читать полностью
Җырга сыймаган хисләре — бию хәрәкәтендә…
Бүген Иске Ярмәк авылының “Ак каен” татар халык фольклор ансамбле әгъзасы Оркыя Хәмит кызы ГАЛИМУЛЛИНАга 60 яшь тула!
Умырзая: чәчәк атам, — дигән мәлдә,
Бөре яфрак ярырга җыенганда,
Җир анага бүләккә,
Дөньяга туды бер кыз бала.
Искитәрлек нәфис сүзе, ачык йөзе,
Буй-сыны, чаялыгы,
Җитезлеге, уңганлыгы…
Кемнең ул сөеклесе?
Читать полностью
Дуслар идек, дин кардәшләр булдык
(Мәдрәсәдә белем алган чаклар)
Ямьле, матур көз көннәре истә,
Көләч йөзле Сания остазыбыз.
Нәни баладай, букча белән
Мәдрәсәгә йөри башлавыбыз. Читать полностью
Сәрвәр әби маҗаралары
Сәрвәр әби бүген төнен йокламады дисәң дә була. Иртән-иртүк олы кызы Гаян белән юлга чыгасы бар, йоклап калмагайлары! Берничә ай элек шәһәрдә яшәүче төпчеккәе Саниягә фатир биргәннәр иде, ул: “Әнкәй, бер килеп, кайда яшәгәнебезне күреп кит инде”, — дип, кунакка чакырып тора. Бакча эшләре башланганчы, Сәрвәр әби Гаян белән Санияләргә кунакка барып кайтырга булдылар. Читать полностью
Элегрәк Ярмәгебездә ничек утын “суктылар”?
Җәй көнендә һәрбер йортта утын “суктылар” тирестән.
Бер-берсенә өмә белән йөрделәр туган- күршеләр.
Ничек утынны сугарга? Авыл халкы ул белә…
Кыш көнендә алар тиресне тигезләп өеп куя. Читать полностью
Әй, аналар!
Бу тормышка һәрбер бала
Саф мәхәббәт аша киләдер.
Әй, аналар! Йөрәк назыгызны
Сабый тавышы белән биләгез.
Читать полностью
Туган төбәк — асыл ягым
Авылым турында шигырь язарга теләгем зур иде. Гали авылында яшәүче Саимә Морзахановага мөрәҗәгать иттем. Минем соравым буенча ул шушы шигырьне язып бирде.
Читать полностью
Югалтулар язмасын
Яралы хатирәләремне яңартуымның сәбәбе язмышыма рәнҗүдән. Без дүрт тамак, иң олы бала мин — Гайшә. Әтиебез сугыштан ике кулсыз, күп тән җәрәхәтләре алып кайтты. Әниебез колхозда иң авыр эшләрдә эшләсә дә, без ач идек. Ул вакытта хезмәт хакы түләмиләр иде бит, ризык та бирмиләр, эшләгән өчен “амбар” журналына “таяк” кына куялар иде. Безне ачтан үтермәс өчен, әниебез кемнеңдер керләрен алып кайтып, төне буе юа иде. Шул элгән керләргә карап: “Эх, нинди матур чәчәкле күлмәкләр, минем дә шундый кием киясем килә”, — дип хыялланып, кулым белән сыйпап уза идем. Ә әнием миңа карап: “Кызым, әтиеңнең куллары булса, сез дә шундый күлмәкләр кияр идегез”, — дип үкси-үкси елый иде. Читать полностью