Күгәрченнәр оча талгын гына,
Канатлары әллә талганмы?
Бер күгәрчен көндә йөри йортта,
Яраланып ялгыз калганмы?
Йортка чыгып көндә ярма салам,
Ашасын дип ялгыз күгәрчен.
Яраланып калган күгәрченне
Иптәшләре күрми күрәмсең. Читать полностью
Күгәрченнәр оча талгын гына,
Канатлары әллә талганмы?
Бер күгәрчен көндә йөри йортта,
Яраланып ялгыз калганмы?
Йортка чыгып көндә ярма салам,
Ашасын дип ялгыз күгәрчен.
Яраланып калган күгәрченне
Иптәшләре күрми күрәмсең. Читать полностью
Матурлыкны сөюче Хөббәтова Гөлсем Мохиб кызының авылыбызга, табигатькә, чәчәкләр дөньясына багышланган шигырьләре бик күп. Аның җаны кояш белән бергә чыгып, бергә бата. Гаделсезлекне, кимсетелүне күреп, көзге җилдәй ачынып, сызланып елый. Кулыннан килгән кадәр мохтаҗларга ярдәм итәргә тырыша. Ул Аллаһыны таный, дөньяны, кешеләрне ярата. Читать полностью
Авылыма кайтып барам әле,
Бала чагым алдан йөгерә.
Ә картлыгым синнән калмыйм диеп,
Көчкә генә миңа өлгерә. Читать полностью
Яңа Ярмәк авылының оста гармунчысы булган Хәлилгә багышлыйм
Үстерәбез газиз балаларны
Булыр диеп безгә таяныч,
Көтмәгәндә шушы газизеңне
Югалтулар бик тә аяныч.
Бу югалту, бу ачы хәсрәткә
Ничек түзсен ана йөрәге?
Ул бит аның күз алмасы иде,
Бу тормышта олы терәге. Читать полностью
Август. Көз җитәргә санаулы көннәр генә калды. Табигать алышына. Хәзер бакчаларда чикерткә, күлләрдә бака тавышлары гына ишетелә. Тәрәз каршындагы баланнар да кызара башладылар. Алмагачта эленеп торган алмалар күзгә күренеп зураялар. Урамдагы үләннәр яшеллекләрен сары, кызгылт-сары төсләргә алмаштыралар. Читать полностью
Былтыр Камышлы районының Яңа Ярмәк авылында беренче тапкыр дини укулар оештырылды. Көздән алып җәйгә кадәр, атнасына ике мәртәбә, хатын-кызларыбыз ислам дине нигезләрен һәм гарәп графикасын үзләштерделәр. Шуңа багышлап шигырь яздым.
Көз аеның матур бер көнендә
Телефоннан килде бер хәбәр.
Дин сабагын укытырга диеп
Иске Ярмәктән имеш киләләр. Читать полностью
Туган телдә сөйләп-аралашу
Якынайта кеше арасын.
Кайда гына яшәмәсен татар,
Үз милләттәшләрен барласын. Читать полностью
Камышлы районындагы Бозбаш авылында яшәүче беренче төркем инвалид Эльмира Рәхматуллинаны күпләр беләләр инде. Ул 1977 елның 11 январендә туа. Камышлы мәктәбен яхшы билгеләргә тәмамлый, аннан машина йөртүчегә укый, таныклык ала һәм Самардагы Инвестнефть оешмасына эшкә урнаша. Бик йомшак күңелле кыз йомышы төшкән һәркемне кайда кирәк икән — үз машинасында шунда илтеп куя торган була. 2008 елда шулай бер авыруны шифаханәгә алып барганда юл хәлакәтенә эләгә ул. Машинада булган бер кеше вафат була, Эльмира үзе һәм тагын бер ир-ат гомерлек инвалид булып калалар…
Читать полностью
Авылымның башлануы
Күгәрченнәрдән килгән.
Тырышлык белән сабырлык
Бер Аллаһыдан иңгән.
Сездән күчкән безгә тормыш,
Кешелек һәм туганлык.
Шул сыйфатларга кушыла
Егетлек һәм булганлык.
Авыл кешесе кайчан ял итәр иде, әле ярый төн бар, анысы да кыска. Җәй айлары кемдер өчен ял булып саналса, авыл халкы һәр мизгелнең кадерен белеп калырга тырыша. Бүген авыл җирендә аеруча җаваплы чор — печән өсте. Печән исе аркылы балачагым искә төшә…
Авылда печән чабалар
Җәйге матур көннәрдә.
Әти велосипедка утырып,
“Ачы» кырына юнәлә.
Төшке ялга утыргач,
“Куян” килә янына.
“Алып кайт кызыңа”, — диеп,
Күчтәнәчләр тапшыра. Читать полностью
Авылымның гүзәл табигате
Төшләремә керә кайчакта.
Балачакка уйлар алып кайта,
Очып кайтыр идем шул чакка.
Болын-алланнарың матурлыгын
Шигырьләрдә язып үтәбез.
Ләкин күңелләрне хушландырып
Җәй көннәрдә күреп китәбез. Читать полностью