Дога кылабыз ил белән

905Зәңгәр күктән якты кояш
Җиргә нурларын сибә.
Көчле салют тавышлары
Рәсәй буйлап сибелә.
 
Без җиңдек, алар җиңелде,
Хушларыннан яздылар.
Кара хачлы байракларын,
Суырып, җиргә аттылар.
 
Читать полностью

Таныш булыгыз, яңа автор

8087“Бердәмлек” газетасы төрле районнарда үз хәбәрчеләре булуы белән халыкка якын. Ә менә Челно-Вершины районыннан газетага язучы авторлар әлегә кадәр сирәк иде.

10 мартта басылып чыккан “Черек бәрәңге кабартмасы” дип аталган кызыклы язманы укыган олы яшьтәге кешеләр үзләрен балачакларына кайткандай хис иткәннәрдер. Бу Челно-Вершины районының Шламка авылында яшәүче 74 яшьлек Гомәр Шәяхмәт улы Гайнуллинның беренче иҗат җимеше. Читать полностью

Тукай исән!

img4Бүген — бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне

Яз җиткәндә, апрель айларында
Тукайны без искә алабыз.
Ерагайган саен якыная бара,
Янәшәдә аны тоябыз.

Халкы өчен янып яшәгән ул,
Якты киләчәккә омтылып.
Күпме шигъри юллар язган ул,
Милләт язмышына борчылып. Читать полностью

Бер кемгә дә Ходай күрсәтмәсен

47121051Кайтыр кешем булса ераклардан,
Көтәр идем көн-төн йокламый.
Сине көтә һаман йөрәккәем,
Әйткәнемне һич тә тыңламый.

Әй, сынаулы, моңлы, зарлы дөнья…
Авыр сынау — сине югалту.
Синең хакта шигырь язуым да
Ялгыз җанны соңгы юату. Читать полностью

Күрешербез, әнкәй, без кабат

hlXhTMAoMdzNI83u75626-161704780535593-119253441447394-274403-3088378-nТөшләремә, әнкәй, керәсең дә,
Чәчкә тотып миңа сузасың.
Туры карап минем күзләремә
Нидер әйтер кебек буласың. 

Мин дә сузам сиңа кулларымны,
Әйтер сүзем генә әйтәлмим.
Яннарыңа килеп җиткәч кенә
Югаласың,  кабат күрәлмим. Читать полностью

Газиз балам

veterana_iz_kaslinskogo_rayona_izbili_chaynikom_nakanune_dnya_pobedyБалам иде, бәгърем иде,
Күз өстемдә кашым иде,
Сердәшчем иде, газизем,
Тормышымның яме иде.
Күзем карап туялмады,
Бала бик тә газиз икән,
Кигән киемнәре калды,
Аерылулар авыр икән. Читать полностью

Сары кофта

9f7bea58c5b27eeba0eb43086c566895Ятим калган балаларга
Кием-салым бирделәр.
Миңа да өлеш чыгарып:
«Ал шушы сары кофтаны», - диделәр.

Әткәм истәлеге диеп
Кысып тоттым уң кулга.
Кияргә насыйп булмады -
Әнкәй алышты онга. Читать полностью

Онытмыйк ахирәтне

Namaz-KadinМөселманым, гафил булма,
Картайганың көтмә син.
Гомереңнең бер минуты
Гыйбадәтсез үтмәсен.

Калдырма намазларыңны,
Бит вакытын да укы.
Шул булыр каршы алучы
Ахирәтеңнең уты. Читать полностью

Дустым Кәримәгә

136568-2Сине сагынып дустым, якын күреп,
Шигырь язам, гаеп итмәссең.
Бу шигырьләр миңа нәрсәгә, дип
Ертып ташлап, әрәм итмәссең.

Күп тә үтмәс, дустым, аерылырбыз,
Минем исемем, бәлки, онытылыр.
Минем сиңа язган шигырьләрем,
Бәлки, калыр, бәлки, ертылыр. Читать полностью

Авылымның кырлары

imageАвылымда кырлар матур,
”Озын күле» аның бар.
Анда үсә шомырт, җиләк,
Колмак, карлыган, балан. Читать полностью

Әй, замана, замана…

2(1)Әй, бу замана дигәнен
Кайчакта аңлап булмас…
Заманадан гаеп эзләп,
Дөньяда яшәп булмас.

Хәзерге тормышны яшьләр
Үзләренчә аңлыйлар.
Җитешсезлеккә санамый,
Заманага сылтыйлар. Читать полностью

«Тере килеш утта янган сабыйларны сагынып…» Роберт Миңннуллин каләме дә читтә калмады

news_21973Бу фаҗига барыбызның да күңеленә тиде — битараф кеше юктыр. Нечкә күңелле Роберт абый Миңнуллин да «Язмый булдыра алмадым» дип шигъри юллар язган. Алар йөрәкне телә.

Ут эчендә

(Кемеровода 41 бала утта янып үлде)

Ни көннәргә калды бит ил,
Төштек бит ни көннәргә?
Шушындый авыр чакларда
Таяныйк соң кемнәргә? Читать полностью

Ярмәк колмагы

1280px-Humulus_lupulusӘни минем колмак җыйды, чүпрә тәмле ясады.
Әниемнең төсе итеп миндә җыйдым колмакны.

Бакчабызда утырттым, бик тиз алар үстеләр.
Колмакларның ботаклары бик зәһәр чеметәләр. Читать полностью