Кешелекнең могҗизасы — ана булу,
Тормышының чәчәкләре — бала туу.
Әниемне котлыйм бүген бәйрәм белән,
Күңеленә үтсен минем наз-ярату. Читать полностью
Пенсияне ала да ул, тагын бирә балага…
Басып тора акча сорап
Бала ана каршында.
Оят та юк, башкасы да
Хәзерге заманада.
Тәүфыйклы бала очрый
Хәзер бик сирәк,
Аларга бит әниләрнең
Акчасы гына кирәк. Читать полностью
«Самар татарлары» журналына — 5 яшь!
Моң буыннан бирелә
Әти безнең — моңлы кеше,
Көйли-көйли эшләде.
Көйләп, моңланып булса да
Намазны калдырмады.
Әни дә бик моң яратты.
Булса бераз вакыты
Алды тизрәк кураен ул,
Матур көйләр уйнады. Читать полностью
Казлар
Исемдә әле, өй эчендә каз оясы торганы,
Чаршау белән аны каплап, ана каз утырганы.
Ана каз йомырка салып, утырды оясында,
Аларны җылытып, назлап чыгарды бәбкәсен дә. Читать полностью
Гомерләрнең белеп кадерен
Гомер бит ул тик бер генә була,
Белеп яшик аның кадерен.
Тик чыгармыйк әле күңелләрдән
Бездән киткәннәрнең каберен.
Тормыш матур, ә шулай да, дуслар,
Була аның агы-карасы.
Белеп яшик берүк, ерак түгел
Яшәү белән үлем арасы. Читать полностью
Сөю гөлем чәчәк атты, көтмәгәндә — кышларда…
Сөю гөлем чәчәк атты
Һич көтмәгән вакытта.
Синең белән без очрашкач,
Зәмһәрир суык кышта.
Аңны җуеп гашыйк булдык,
Җанга җәйләр кайтарып.
Күбәләк булып кар очты,
Ике йөрәкне кушып. Читать полностью
Юксынабыз сине
Күршем, дустым, оста куллы Кәүсәр Асылгәрәева 68 яшендә, көтмәгәндә, авырмыйча гына бакыйлыкка күчте. Кызлары Гәүһәр, Гүзәл, улы Рөстәм, килене Раилә, алты оныгы ятим калдылар.
Без Кәүсәр белән икәүләп чигүләребезне күрсәтеп төрле бәйрәмнәргә, күргәзмәләргә йөри идек. Мин дә хәзер ятим калдым инде. Читать полностью
Хәтимә әбием истәлегенә
Яз башында тәрәзәм төбен
Төрле гөл бизи минем.
Китерелгән ерак илдән,
Күз явын ала, исертә,
Иснәсәң алар исен.
Читать полностью
Рәхмәт сиңа, мәктәп, ярты гасыр тау башында горур торасың!
Туган авылым Яңа Усманда тиздән бик ямьле күренеш булачак. Мәктәп йорты халык белән тулыр, музыка һәм матур җырлар яңгырар. Безнең мәктәп 50-еллык юбилеен үткәрә. Шушы бәйрәмне оештыручы укытучыларга, укучыларга рәхмәтемне белдерәсем килә.
Без яңа мәктәпкә 7нче сыйныфка бардык. Укытучыларым: Зәйнәп, Мөкатдимә, Сания, Гөлҗиһан, Ләлә, Динә апалар, Җәмил, Камил, Халик, Әсхәт абыйлар, Таисия Ивановна, Анатолий Иванович! Алар барысы да гүр ияләре инде, урыннары оҗмахта булсын! Читать полностью
Гаилә бәхете
Ике яклап ярату бик сирәк,
Һәркемгә ул ярату бирелмәс.
Шундый сөю күктән иңдерсә Ходаем,
Бәхет тә үзен көттермәс.
Гаилә бәхете җилбәзәк ут түгел,
Көйдереп тойгыны, яндырып узарга.
Ул җаннар-тәннәрнең җылысын татыган
Ир белән хатынның куенында. Читать полностью
Йөрәк кылы кебек яшьлек юлы
Күпме дистә еллар агып китте,
Шушы юлдан кабат барам мин.
Аны үлчәп яшь гомерләр үтте,
Тагын бер узмыйча түзә алмыйм. Читать полностью
Хуш инде
Ана күңеле һәрчак балада,
Баланыкы гына далада.
Көтә безне газиз әниләр,
Без сылтыйбыз вакыт юклыкка.
Сөйләшергә сүзе булгандыр,
Әйтер сүзе, бәлки, калгандыр.
Үкенечкә генә кала шул,
Дөнья мәшәкате баса шул. Читать полностью