Хәләл җефете Халидә исеменнән күршем Сәмигуллага багышлыйм
Ничә еллар бергә гомер иттек,
Үпкәләшү бездә булмады.
Үләрсең дип һич тә уйламадым,
Бәхилләшеп кала алмадым. Читать полностью
Хәләл җефете Халидә исеменнән күршем Сәмигуллага багышлыйм
Ничә еллар бергә гомер иттек,
Үпкәләшү бездә булмады.
Үләрсең дип һич тә уйламадым,
Бәхилләшеп кала алмадым. Читать полностью
Татарларда күп кенә гыйбрәтле әйтемнәр, табышмаклар, әкиятләр, риваятьләр һәм гореф-гадәтләр бар. Аларның һәркайсысында тирән мәгънә салынган. Аларда халкыбызның асылы ачык күренә. Кызганыч ки, тик боларның күбесе инде онытылып баралар. Читать полностью
Балачак – якты истәлекләр чыганагы. Әти-әнисе, әби-бабасы белән тулы гаиләдә үскән кешенең хәтере гадәттә истәлекләргә аеруча бай була торгандыр.
Кичләрен бабамның керосин лампасы яктысында саргаеп, тетелеп беткән иске китаплар укуы хәтеремдә әле дә яхшы саклана. Анда гарәп хәрефләре белән нинди генә маҗаралар турындагы вакыйгалар язылмаган иде! Читать полностью
Тормыш итү өчен һәрбер кешегә тумыштан никадәр көч-куәт, киң кырлы сәләтләр, иҗат итү мөмкинлекләре бирелгән. Тик аларны тормышка ашыру өчен зур теләк, тырышлык белән бергә үзләрен куллана да белергә кирәк шул әле.
Моның өчен һәркемгә тормышта үз урынын, үз юлын таба белергә дә кирәк. Берәүләр аны яшьтән табалар. Икенчеләр — озак еллар үткәч кенә. Өченчеләр — үзләрен таба алмыйча, тормышта адашалар һәм бу дөньядан шулай китеп тә баралар. Читать полностью
Элгәре яшәү авыр булса да, авылда тулы канлы тормыш гөрли иде. Халык батырып эшли дә, күңелле ял да итә беләләр иде. Кешеләр һәрвакытта киләчәккә көчле омтылыш һәм зур өметләр белән яшәделәр. Читать полностью
«У каждого мгновения свой резон,
Свои колокола, своя отметина …»
(Иосиф Кобзон).
Һәр чорның үзенә генә хас булган, хәтергә нык сеңгән якты мизгелләре бар. Яшьлектәге истәлекләр иң саф тойгыларга нигезләнгәннәр. Алар тормыш ыгы-зыгысында изелеп вакланмаган, бөтен килеш хәтердә сакланалар.
Матур истәлекләрнең күбесе су буйлары, күлләр, чишмәләр белән бәйләнгән. Аларның серле тәэсире, күңелләрне җилкендереп, үзләренә тартып торалар. Читать полностью
Шатланып көтә күңелләр
Яңа ел туганнарын,
Ябынсын кырлар, болыннар
Ак мамык юрганнарын.
Күңелле карап торырга
Зур йортлар төзелгәнен,
Онытмыйк авыр елларда
Үзәкләр өзелгәнен. Читать полностью
Менә, безнең тормышта бик кызык бер хәл бар — күршеләр дигән. Әйтик, шәһәр күршесе белән авыл күршесе бик нык аерыла. Шәһәрнеке нәрсә инде ул: эт оясы кебек мәйданчык, катлы-катлы тимер ишекләр, шуның артына кереп бикләнәсең дә кыңгырауга бассалар, йозак тишегеннән кычкырып тик ятасың: пшол отсюда, дип, әйеме?
Ә авылда… Авылда күршеләр башка. Күрше хакы — тәңре хакы, диләр. Үзең белмәгәнне күршеңнән сора, диләр. Әгәр дә синең өеңдә шылт иткән бер тавыш булса, ул күршең аркылы бөтен авылга тарала. Читать полностью
Көзләр алышынды көтмәгәндә,
Иртән торсам — ап-ак кар төшкән.
Келәм булып ята җир өстендә,
Күз чагыла шундый пакь төстән.
Авыл өстен зәңгәр төтен баскан,
Мичләр яккан халык бик иртә.
Суык килә, салкын җилләр исә,
Битне туңдыра, җанны өшетә. Читать полностью
Бүген иртән торсам, йортымны тутырып
Матур итеп ява ап-ак, җепшек кар.
Күбәләктәй уйнап очалар куышып,
Карның бөртекләре бигрәк шаяннар. Читать полностью
Менә инде кыш та килде,
Салкыннарын, карын алып.
Тал-тирәк тә башын иде,
Язга кадәр тынып калып.
Дәһшәтләнеп җилләр килде,
Урамнарга көртләр салып.
Тал-тирәк тә башын иде,
Язга кадәр тынып калып. Читать полностью
Ак бабайның ак сакалы
Көмеш төсе сибә йөзенә.
Дисбесен ул җайга салып,
Җәеп куйган тезе өстенә.
Дога укый башын иеп,
Тели-тели изге теләкләр.
Аллаһы безгә бирсен диеп,
Авыр чакта ныклы терәкләр. Читать полностью
Иртән-иртүк чыктым автобуска
Шәһәр хастаханәсенә барам дип,
Кайнар ашлар ашатып кайтыйм дип.
Әмирең үлде, диделәр…
Егылып китә яздым мин… Читать полностью