Картаямыни соң йөрәк,
Маңгайлар сырланса да.
«Үтте яшьлек-юләрлек», — дип
Җырларда җырланса да…
(Ирем Сәеткә багышлана)
Кичке аштан соң савыт-сабапарны юып бетергәч, түрдәге бүлмәгә колак салдым да, аннан бернинди дә тавыш ишетелмәгәч, әкрен генә аяк очына басып шунда юнәлдем. Шулчак кинәт синең шаяруларыңны исемә төшердем. Йә ишек артына качып, мине юри куркытырга телисең, йә инде арттан килеп, йомшак кына күзләремне ябасың да, колагыма назлы сүзләр пышылдыйсың. Читать полностью