Рәсимемә багышлап…

fbmfIu5BazAБиш ел дәвамында очрашып йөргән егетем — Рәсим Хәлил улы Гарифуллин исән булса, бүген — 23 октябрьдә — бергәләп аның туган көнен билгеләп үтәр идек. Әмма, кызганычка, ул юк шул инде, үткән елның апрелендә җирләдек без аны…  Ә минем күңел һаман да елый… Йөрәк әрни, өзгәләнә… 

Сөйгәнемә багышлап шигъри юллар да иҗат иттем. Искә алуларым Рәсимемнең рухыңа дога булып барып ирешсен иде…

Читать полностью

Илһамия сеңелем бәете

i2Кайларга барыйм икән,

Кемнәргә керим икән,

Шушы кадәр ачы хәсрәтне

Кемнәргә сөйлим икән? Читать полностью

Нигәдер яратам көзләрне

OylKsNfni9cСары көзләр килеп җитү  белән
Барам сихри куе урманга.
Яфраклардан келәм җәйгәннәр
Минем атлап барган сукмакка.
 
Читать полностью

Альбина сеңелем бәете

iБез бишәү үскән идек
Кыр казлары кебек тезелеп,
Кыр казлары көен сузып җырлыйм
Сине сагынып, сеңелем, өзелеп.

Иртә китеп бардың дөньялардан,
Алтмыш ике яшең тулганчы.
Күз алларыма киләсең
Төнлә күзем йомганчы. Читать полностью

Әбием догалары

i3Истә калды минем гомерлеккә
Әбиемнең назлы куллары.
Чәчләремнән тарап, моңсу җырлар
Толымнарга кушып җырлавы.
 
Җылылыгын әбием кулларының
Тоямын мин әле хәзер дә.
Кайнар кочагына алып иркәләве
Онытылмыйча калды күңелдә.
Читать полностью

“Яңа авыл коесы” һәм дә “Тупли Баш”

imageЕлховка районының Тупли авылы Самара өлкәсенең иң матур почмакларының берсендә урнашкан. Элек-электән халык аны “Колмаюр”, “Калмык”, “Сандык” һәм “Яңа авыл” дип дүрт очка бүлеп йөрткән. Читать полностью

Юлларда туган уйлар

iЮллар, юллар алга безне дәшә,
Юллар илтә туган ягыма.
Озын юлда булган уй-хисләрем
Кайтаралар балачагыма.
 
Юллар, юллар, тирә-ягы гөлләр
Төрле төсләр белән яналар.
Ак каеннар яшел шәлен ябынып,
Юл буенда озатып калалар.
 
Читать полностью

Бүген — Укытучылар көне!

i3Белем бирә безгә мөгалимнәр,
Аларның бит изге эшләре.
Чәчләренә карлар ява бара,
Күңелләре һаман яшь әле.

Кайвакытта алар алыштыра
Мәктәпләрдә әти-әнине.
Елаганда безне юаталар,
Әйтерсең лә, нәни бәбине. Читать полностью

Сезне сагынып искә алам

iХәсән бабай Габделхәлимовны, аның тормыш иптәше Фәрхиҗамал Нәзыйр кызын, аларның уллары Зәки бабайны, киленнәре Пәрхизә әбине искә алып

Утырып уйладым әни-әтием язмышын,
Күпне күргән бит алар, авыр булган заманалар.
Ә әби-бабай тагы да интеккәннәр,
Кечкенә сабыйлар белән авылдан куылганнар.

Янәсе аларның булган ике кәҗә һәм бер аты,
Озатканнар бит аларны Казахстанга кадәр.
Кеше малсыз була инде, эшне бик яратмаса,
Әби-бабай кебек җиңнәрне сызганмаса. Читать полностью

Сезгә теләкләрем

i1 октябрь — Өлкәннәр көне

Алтын төскә керде көз ае,
Җитте Олылар бәйрәме.
Сезгә бирелгән гомерләр -
Аллаһы Тәгалә бүләге. Читать полностью

Көзге урман

i4Көз. Алтын төстә урман түре,
Бушап калган гүзәл аланнар.
Шәфәкъ яктысыннан ут капкандай
Кызарганнар миләш-баланнар. Читать полностью

Яшәделәр алар матур, бер авыр сүз әйтмичә

iӘтием Ризатдин Гатиятуллинга һәм әнием Мөкәррәмә Зәки кызына багышлап, аларны искә алып язылды

Шундый матур җәйге көнне туган мине әнием,
Алып кергән әти миңа бакчасының җимешен.
Яшелчәдән тәмле кыяр итәгенә төягән,
Шатлыгыннан әниемнең бүлмәсенә китергән.
 
Читать полностью

Урманда учак яна

i5Алтын көзләр һәр ел саен
Үз вакыты белән кабатлана.
Үткән еллар искә төшкән саен
Күңелдәге хисләр кузгала. Читать полностью