Сезгә теләкләрем

i1 октябрь — Өлкәннәр көне

Алтын төскә керде көз ае,
Җитте Олылар бәйрәме.
Сезгә бирелгән гомерләр -
Аллаһы Тәгалә бүләге. Читать полностью

Көзге урман

i4Көз. Алтын төстә урман түре,
Бушап калган гүзәл аланнар.
Шәфәкъ яктысыннан ут капкандай
Кызарганнар миләш-баланнар. Читать полностью

Яшәделәр алар матур, бер авыр сүз әйтмичә

iӘтием Ризатдин Гатиятуллинга һәм әнием Мөкәррәмә Зәки кызына багышлап, аларны искә алып язылды

Шундый матур җәйге көнне туган мине әнием,
Алып кергән әти миңа бакчасының җимешен.
Яшелчәдән тәмле кыяр итәгенә төягән,
Шатлыгыннан әниемнең бүлмәсенә китергән.
 
Читать полностью

Урманда учак яна

i5Алтын көзләр һәр ел саен
Үз вакыты белән кабатлана.
Үткән еллар искә төшкән саен
Күңелдәге хисләр кузгала. Читать полностью

Картлыкның хәлләре

iӨлкәннәр көне якынлаша

Мин беләмен бу картлыкны -
Чәчләремне ап-ак агартты.
Бер хыялсыз, гамьсез бит ул,
Киләчәккә өмет югалттым. Читать полностью

Әтиемә багышлап язган шигъри юлларым бар

i2Шушы көннәрдә яраткан әтиебез Фаләхетдин Инсаф улы Гыйләҗевның якты дөньядан китүенә 20 ел булды. Күпме генә еллар узса да, әтиебез һаман да йөрәгебезнең түрендә, без аңа багышлап Коръән мәҗлесе дә уздырдык. Барлык балалары, оныклары җыелды.

Инде күптән әтиемә багышлап язган шигырем бар, аны бастырсагыз, бик рәхмәтле булыр идем. Әлеге шигъри юлларым мәрхүмнең рухына дога булып ирешсә иде.

Читать полностью

Көз муллык өләшә

i4Куанычлы, бай көз җитте,
Кырлар да бушап калды.
Салкын кырауга чыдамый
Чәчәкләр башын салды. Читать полностью

Туган йортым каршында басып торам. Ул хәзер ятим…

news_19999Нәрсә ул ятимлек? Балаларын үстереп, зур тормыш юлына озаткан ата-ана да, әти-әнисез калган бала да, бушап калган йорт та ятим була… Туган йортым каршында басып торам. Ул хәзер ятим… Без үскәндә ишек алдында бер бөртек үлән дә булмый торган иде. Хәзер, әнә, бар җирне әрем, кычыткан басып алган. Читать полностью

Утны-суны кичеп

iБу шигырьне “Бердәмлек”нең иң актив укучыларының берсе, күренекле татар шагыйре, ка­һарман якташыбыз Гакыйль Сәгыйров әле 1998 елның 26 октябрендә язган булган. Моңа кадәр бу шигырь беркайда да басылмаган.

Сүнмәс нурлы җаным кояшы син,

“Бердәмлегем”.

Халкым өчен янган

Йөрәкләрне берләштердең. Читать полностью

Мәдәният сараебыз утыз яшен тутырды

IMG_0039Мәдәният сараебыз
Утыз яшен тутырды.
Үзенең спорт залларында
Күп ярышлар уздырды.

Читать полностью

Авыр булды сине югалту

i2Өметләнмә юкка, көтмә күңел,
Типмә йөрәк шашып, син ярсып.
Үтте еллар, кипте ачы яшьләр,
Акмый хәзер битне чылатып.

Тулган чакта ярсып күңелкәем,
Кошлар булып килә очасым.
Килә кайчак куеныңа чумып,
Тик бер генә сине кочасым. Читать полностью

Хәлләремне минем сорамагыз

i2(хастаханәдә туган уйлардан барлыкка килгән шигырь юллары)

Хәлләремне минем сорамагыз,
Хәлләремне үзем генә беләм.
Иртә китте, диеп еламагыз
Ник икәнен бары үзем беләм.
 
Төшләремдә күрдем, әни, сине,
Чыгып бастың минем каршыма.
«Үлемеңә каршы барасыңмы?
Тынла мине, кызым, карышма”.
 
Читать полностью

Әсхәт абыема

i«Әсхәт абый үлгән, әни», диеп
Гөлшат кызым хәбәр итте.
Тораташтай катып калдым,
Бу хәбәргә исем китте.
 
Җир астыннан юллар булмагач,
Яннарыңа бара алмыйм инде.
Өзелеп сагынганда түзә алмыйча
Сурәтеңне алып карыйм инде. Читать полностью