Яшьлек берни уйламыйча
Каядыр ашыктыра,
Адаштыра, саташтыра,
Гүзәл мизгелле сөю дә
Күпләрне кавыштыра.
Читать полностью
Корбан гаете
Аллаһы Тәгаләне олылап,
Данлап тәкъбир әйтелә.
Галәм тула изгелеккә
Олы бәйрәм хакына. Читать полностью
Казанга сәяхәтем
Язмышыма рәхмәт
Язмышыма рәхмәт әйтеп туймыйм
Синдә туган өчен, авылым.
Синең җылы назлы кочагыңда
Иркәләнеп үтте яшь чагым.
Читать полностью
Моңлы татар теле, шанлы татар иле…
Мин Татарстанның Нурлат шәһәрендә яшәсәм дә, “Бердәмлек” газетасын гел укып барырга тырышам. Аның битләрендә шигырьләремнең дә басылганы бар.
Быел үземнең юбилеемны билгеләп үтәчәкмен. Шул уңайдан яңа шигырьләремнең берничәсен кабат “Бердәмлек” кебек мәртәбәле басмага тәкъдим итәргә батырчылык иттем. Алдан ук сезгә рәхмәтемне һәм олы хөрмәтемне белдерәм. Читать полностью
Сулар үргә акса да … (хикәя)
И, ямьле дә җәй урталары! Җиләк-җимеш пешеп килә, бакчада кызыл помидорлар, яшел кыярлар тәгәрәп ята, җыеп кына өлгер. Ә төннәр нинди җылы, иртәләре назлы — куанып яшә генә. Рәзифә һәр туган көнне куанып каршы ала. Чөнки ул бик бәхетле! Рәсиме — гаилә җанлы, ике кызы да тәртипле генә үсеп киләләр, күз генә тия күрмәсен. Менә ул бер айлык ялга чыкты да, кышка кайнатмалар әзерләргә, кыяр- помидорлардан салатлар ясарга тотынды. Кызлары җәйне күрше авылдагы әбиләрендә үткәрәләр — анда елга, урман тулы җиләк, кайтып та кермиләр. Әбекәйләренә бакча уташырга да ярдәм итәләр. Читать полностью
Табар сине бәхетең
Тау астында түгәрәк күл,
Шаулап үсә камышы.
Бәхетең сине тапмаса,
Әрнетәдер сагышы.
Шул камышлы күл өстендә
Йөзәләр каз-үрдәкләр.
Бу дөньяда олы бәхет:
Бергә типсә йөрәкләр.
Читать полностью
Төнге могҗиза
Җәйге төн, җил дә исми,
Тынып ул туктап калган.
Тирә-як та нидер көтеп,
Сихри йокыга талган.
Йолдызларны, айны качырып,
Болыт пәрдәсен тарта.
Миңа шаһит кирәкми, дип,
Яшен утларын ата.
Читать полностью
Киттем менә, арагыздан киттем…
Киттем менә, арагыздан киттем…
Гайбәтемне зинһар чәчмәгез.
Җырларымны тыңлап, дога кылып,
Исән-имин җирдә яшәгез…
Киттем менә, арагыздан киттем…
Өзелеп, өзелеп җырлар җырладым.
Биеп йөрдем сәхнә түрләрендә,
Халкым диеп яшәп туймадым… Читать полностью
Хәния апа Фәрхи истәлегенә…
Әкрен генә бөек затлар китә…
Легендалар китә арадан…
Хәния апа, синең кебек җырчы
Булыр микән тагын яңадан?..
Яшик әле, яшик, — дидең дә син,
Ә бүген син үзең киттең бит…
Күңелләрне безнең җырларыңнан
Һәм үзеңнән мәхрүм иттең бит… Читать полностью
Гаеп миндә
Мин гаепле, әнкәй, синең алда,
Мохтаҗ чакта ярдәм итмәдем.
Сагынып көтүең юкка булган,
Сизми калдым гомер үткәнен. Читать полностью
Төрле мизгел була тормышта
Бер карасаң — гомер ак болыттай,
Бер карасаң — авыр йөк сыман.
Әрем кебек ачы кайсы чакта,
Татлы була белә бал сыман.
Гүзәл, назлы кыз шикелле гомер,
Елмаюын көтеп алабыз.
Бездән китеп барачагын күреп,
Үкенеп, яшьләр түгеп калабыз.
Читать полностью
Һәр дәвернең була үз теләге
Уйланылмый инде тугачтан ук
Саулык белән байлык турында.
Ул чак безнең бәхет тупланылган
Әнкәйләрнең кайнар куенында.
Ә яшь чакта тели идек байлык,
Күңел күтәрүе турында.
Яшьлек инде шундый җиңел мизгел,
Уйланылмый саулык турында.
Читать полностью